Динсез фән – аксак. Фәнсез дин – сукыр | |
— Альберт Эйнштейн |
Дин, Сәнгать вә Фән бер үк агачның ботаклары. | |
— Альберт Эйнштейн |
Барлык диннәр дә күпләрнең куркуына һәм кайберәүләрнең осталыгына нигезләнгән. | |
— Стендаль |
Әгәр Алла бар икән, дин аның өчен дәһричелеккә караганда зуррак кимсетү булырга теш. | |
— Жюль Гонкур |
Безнең дин – тигезсезлек дине. | |
— Мэтью Арнольд |
Дин – бөтен кешелекнең бәйләнчек неврозы. | |
— Зигмунд Фрейд |
Дин – ул иза чигүче җанварның сулыш алуы, рәхимсез дөньяның шәфкате. Дин – халыкның әфьюне. | |
— Карл Маркс |
Ике төр кешеләрдә генә өмет бар: Алланың барлыгын тойган һәм аңа омтылган кеше, һәм скептик яки үз-үзенә ышанган дәһри. Ә инде диннәрне тасвирлаучыларга һәм вөҗдан иреген охшатып кыланучыларга килгәндә, алар үлемгә тормыш дип, аңа иярүче үле җаннар. | |
— Шри Ауробиндо |
Кеше – динле хайван | |
— Альбер Камю |
Дин һәм фән арасында компромисс: Алла маймылны яралткан | |
— Хенрик Ягодьзиньский |
Христианлык — коллар дине. | |
— Сомерсет Моэм |