А
edit- Аерым кешенең көчсезлеген дә, шулай ук бердәмлектә – көч икәнен дә беләбез.
- Аерым скрипкәче үзенә-үзе баш була, оркестр исә дирижерга мохтаҗ.
- Акча – ул ихтыяҗ белән затны, тормыш белән яшәү чыганагын кавыштыручы.
- Аң ул аңлы яшәеш, ә кешеләрнең яшәеше – тормышларының чынбарлыктагы агышы.
Ә
edit- Әгәр дә милләт чыннан да оят хисен кичергән булса, ул ташланырга әзер арысланга охшар иде (Энгельска хаттан).
- Әгәр кешенең холык-фигылен шартлар тудыра икән, шартларны кешекле итәргә кирәк.
- Әгәр көрәш йөз процентлы шанслардан файдалануга кайтып калган булса, әлбәттә дөнья тарихын ясау бик ансат булыр иде.
- Әгәр өйләнешү гаиләнең чын нигезе булса, ул да дуслык кебек закон чыгару мәсьәләсенә әйләндерелмәс иде.
- Әҗәл – бөек “тынычлык урнаштыручы”.
- Әйбер дөньясының бәясе артуы белән турыдан-туры нисбәттә кешелек дөньясының бәясе төшә бара.
- Әхлак кешелек рухының автономиясенә таяна.
- Әхлакый көчне канун параграфлары белән ясап булмый.
Б
edit- Байлыгының рәхәтен күрүче – бер үк вакытта байлыкның колы да, хуҗасы да.
- Барлык бөек һәм гүзәл эшләр җан тынычлыгыннан гына тамыр ала; шул тупрактан гына өлгергән җимешне җыеп була.
- Барлык үле буыннарның гореф-гадәте тереләрнең фикерен куркыныч төш кебек баса.
- Басма сүз – шәхесләрнең рухи дөньясын ачып сала торган гомуми чарасы. Ул аерым шәхесләрне түгел, (гомуми) акылны ихтирам итә.
- Басма сүз матди көрәшне идеяләр көрәше итә; тән һәм кан көрәшен – рухи көрәш итә; ихтыяҗлар, дәрт, эмпирия көрәшен – теория, акыл, форма көрәше итә.
- Батырларның үлеме кояш баюына охшаш.
- Башка халыкны кол иткән халык үзенә-үзе богаулар суга.
- Безгә кадәр булган барлык җәмгыятьләрнең тарихы сыйныфлар көрәше тарихы иде.
- Бер кешегә дә әле наданлыкның ярдәм иткәне юк.
- Берәү дә азатлыкка каршы көрәшми, кеше – иң күп дигәндә, башкаларның азатлыгына каршы көрәшә.
- Беркемне дә өйләнергә мәҗбүриләмиләр, ләкин кем дә булса өйләнә икән, ул өйләнешүнең кануннарына буйсынырга мәҗбүр.
- Борынгы Афинга охшаш, әрәмтамаклыкка, паразитлыкка, тәлинкә тотучычылыкка кагыйдәдән чыгарма итеп, халык хикмәтенә каршы килә торган диваналык итеп карый торган ил – азатлык һәм мөстәкыйльлек иледер.
- Бөек нәрсә ялтыравык итеп күренә, ялтырау масаю теләген уята, масаю исә дәртләнү хисен кузгата, яки күзебезгә дәрт итеп күренүче нәрсәнедер; ә инде кемгә мин-минлек җене кагылган икән, аны акыл гына тыялмый һәм ул каршы тора алмаслык көчкә ияреп каядыр ургыла: ул инде кешеләр арасындагы үз урынын сайлап алмый, моны очрак һәм иллюзия хәл итә. (карьеризм юлыннан атлаган кешеләр турында)
- Бу дөньяның ыгы-зыгысында дуслык – шәхси тормышта мөһим булган бердәнбер нәрсә...
В
edit- Вак детальләр мәсьәләсендә өстәгеләр түбәндәгеләргә тулысынча ышанып тора; түбәндәгеләр гомуми мәсьәләләр буенча өстәгеләргә: шулай итеп алар берсен-берсе адаштырып йөртә.
- Вакыт – сәләтләрне үстерү киңлеге.
- Вакытлыча читкә китеп аерылып яшәү файдалы, чөнки даими аралашу бертөрлелек тойгысын китереп чыгара...
Г
edit- Гади арфа һәркемнең кулында уйный ала; Эол арфасы – кылларына давыл орынса гына.
Д
edit- Дин – мәхлүкнең сулышы, миһербансыз дөньяның йөрәге, бәгырьсез тәртипнең рухы. Дин – халыкның әфьюны (шуны уйлап чыгарып язганда үзе дә шуның белән исләнгән булган, дигән шик бар).
- Дин – ул әле үзен тапмаган яки яңадан югалткан кешенең үзаңы һәм үз-үзен тоемлавы.
- Дин – ул кеше тирәли әйләнеп йөрүче ялган кояш, ахыр чиктә кеше үзе тирәли әйләнә башлый.
- Диннең үзенең эчтәлеге юк, аның чыганагы да күктә түгел, җирдә; бозык чынбарлыкның теоретик чагылышы буларак аныж [бозык чынбарлыкныж] юкка чыгуы белән дин үзеннән үзе бетә.
- Дусларым күп түгел минем, ләкин мин дуслыкның кадерен беләм.
Җ
edit- Җәзага тарту – ул җәмгыятьнең, аның яшәү рәвешен бозучыга каршы үз-үзен саклау чарасы.
- Җәмгыятьтә яшәп җәмгыятьтән азат булырга ярамый.
- Җәнлек өчен табигать хәрәкәт итәргә тиеш гамәл даирәсен билгеләде, һәм ул шул даирәдән чыгарга омтылмый да, тышта башка даирәләр турында бар дип тә уйламый.
- Җитәрлек табыш булган шартларда капитал кыюлана төшә. Аңа 10% вәгъдә итсәң ул кая да барырга риза, 20% табышка ул җанлана төшә, 50%ка муенын сындырырга да риза, 100%ка ул кешелек кануннарын таптый башлый, 300%ка элмәк янаганда да аның бармаган җинаяте калмый (т.23).
З
edit- Зәгыйфьлек һәрвакыт могҗизага ышану белән котылган.
И
edit- Идеяләр үзләре берни эшли алмый. Идеяне тормышка ашыру өчен практик көч куя алырлык кешеләр кирәк.
- Идеянең уңышы гавамның билгеле максатлар белән кызыксынуыннан һәм ул максатларның гавам энтузиазмын дәртләндерә алуыннан тора. Гавам кызыксынуыннан читтә калган “идея” һәрвакыт хурлыкка калган.
- Иҗади хыял – кешелекнең үсешенә тәэсир итүче бөек һәдиядер.
К
edit- Камыт кию азатлык исеменә булса да барыбер җирәнгеч.
- Капитал табыш булмаудан яки аның кимүеннән куркып яши, табигать бушлыктан курыккан кебек.
- Капитализм – ул кристалл кебек каты нәрсә түгел, ул үзгәрергә сәләтле һәм туктаусыз үзгәреп торучы тере организм.
- Кем фәннәр юлыннан алга барып, әхлак ягыннан артта сөйрәлә, шул алга барудан күбрәк артта кала.
- Кеше Ходайга үзен күбрәк багышлаган саен, аның үзенеке кими төшә.
- Кешеләр арасындагы реаль аермаларга нигезләнгән кеше белән кешенең берләшүе, абстракцияләр күгеннән җиргә иңдерелгән кешелек төшенчәсе, - җәмгыять булмыйча, нәрсә булсын ул! (Фейербахка язган хаттан)
- Кешеләрнең хис-тойгыларын кешеләштерү... барлык кешелек һәм табигать нигезләренә туры килгән кеше хис-тойгыларын ясау кирәк.
- Кешелекле буласың килмәсә “изге” булу бик җиңел.
- Кешене атеизм түгел, хорафатка ышану һәм потларга табыну түбәнсетә.
- Кешенең тормышы төрле яшь чорларын узудан гыйбарәт. Шуның белән бергә барлык яшь чорлары янәшә атлый.
- Колның колы булудан да яман, мәсхәрәле нәрсә юктыр.
- Конкрет нәрсә шуның өчен конкрет, чөнки ул күп билгеләмәләрнең синтезы, димәк төрледән-төрле нәрсәнең бердәмлеге.
М
edit- Милләткә дә, хатын-кызга да аның минутлык, ләкин беренче очраган маҗарачыга аны көчләргә җиткән, хаталануы кичерелми.
- Мин “прагматик” кешеләрдән һәм аларның зирәклегеннән һәрчак көләм. Хайван булырга телисең икән, кешеләрнең газабына сыртың белән борылып, үз тире-ярың турында уйларга була, әлбәттә.
- Моңарчы философлар төрлечә дөньяны аңлата иделәр, ә хәзер аны үзгәртергә кирәк.
Н
edit- Наданлык – ул шайтани көч һәм без аның күп фаҗигаләргә сәбәп була алуына хафаланабыз.
- Нинди дәрәҗәдә шартлар кешене формалаштыра, шул ук мәгънәдә кешеләр шартларны формалаштыралар.
О
edit- Оят – ул да үзенә күрә бер революция...
П
edit- Превилегияленең намусы – ул превилегияле (өстенлекле) намус.
- Принциплар өчен эзәрлекли торган кануннарны принципсыз кешеләр чыгара.
- Пролетариат өчен кыюлык, үз дәрәҗәсен белү, горурлык һәм мөстәкыйльлек хисе икмәктән дә кадерлерәк.
Р
edit- Революцияләр – тарихның локомотивлары.
С
edit- Санарга өйрәнү – баланың беренче ирекле теоретик акыл гамәле.
- Сәнгать әйбере – сәнгатьне аңлый торган һәм аның белән хозурлана белгән публиканы ясый. Шул ук нәрсә башка продуктларга кагыла.
- Сәнгать белән хозурланырга телисең икән, аның өчен сәнгати яктан гыйлемле бул.
- Сәясәттә билгеле бер максат өчен шайтанның үзе белән дә берләшергә ярый. Ләкин шайтан сине түгел, син шайтанны алдаларсың дигәнгә ныклы ышаныч кирәк.
- Сәясәттәге, табигый фәннәрдәге яңа кеше ике генә төсне: ак һәм караны (яки аклы-каралы һәм кызылны шунда) аера белгән рәссамга охшаш.
Т
edit- Тәҗрибә иң бәхетле кеше итеп шуны күтәрә, кем күп кешегә бәхет китергән.
- Тәнкыйть коралы корал белән тәнкыйтьләүне (димәк, көч куллануны) алыштыра алмый, – матди көчне шундый ук көч белән тар-мар итәргә кирәк; ләкин гавамга хуҗа булган минуттан башлап теория дә матди көчкә әйләнә.
- Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш.
- Төп матбугат иреге – аның кәсеп булмавы.
Ү
edit- Үз дәрәҗәңне белү – кешене күтәргән, аның эшенә һәм барлык омтылышларына иң югары инсафлык биргән нәрсәдер...
- Үзебез чүгәләгәнгә күрә генә без бөекләрне бөек итеп күрәбез.
- Үз-үзеңнән җирәнү – ул бертуктаусыз йөрәкне агулый һәм телгәли торган, аның тере канын суыручы һәм кешеләрне күралмау агуын агыза торган елан.
- Үз-үзеңне алдауга корылган котылу – өметсезлек тулы. (үзенә туры килмәгән һөнәрне сайлаган, “минем эшем кызыклы” дип үзен-үзе алдаучыга карата)
Ф
edit- Фәндә бердәнбер олы юл булмый, аның (фәннең) балкып торучы түбәсенә шул гына җитә ала, кем ару-талуны белмичә тауның сукмагыннан үрмәләп менә.
- Фикер ияләре күренмәс җепләр белән халык тәненә бәйләнгән.
- Фикернең чынбарлыктагы гәүдәләнешкә омтылуы җитми, чынбарлык үзе фикергә омтылырга тиеш.
Х
edit- Хакыйкать белән көрәшү барышында ялгыш фикер үзен-үз коралсызландыра.
- Хакыйкать кояш яктысы кебек тыйнаксыз була.
- Хакыйкатьне өйрәнү үзе дә хакыйкать булырга тиеш, чын эзләнү – ул җәелдерелгән хакыйкать.
- Халыкны кыюландырыр өчен аны үзенә-үзен күрсәтеп котын алырга кирәк.
- Хаста нәрсә ул? – Ул иреге чикләнгән тормыш.
- Хәзер кешене кеше итеп һәм аның дөньяга мөнәсәбәтен кешенеке итеп кабул ит: шуннан соң гына син яратуны яратуга алмаштыра алырсың, ышанычны – ышанычка һ.б.
- Хәрам чаралар сорый торган максат хәләл булалмый.
Һ
edit- Һәр башлангыч авыр бирелә – бу барлык фәннәр өчен хакыйкатьтер.
- Һәр милләт башкалардан нәрсәгә булса дә өйрәнә ала һәм өйрәнергә тиеш тә.
- Һәр сыйныф, хәтта һәр һөнәр үз әхлягына ия була, алар аны җәзасыз каласыларын күрсәләр
һичшиксез бозарлар.
- Һәр ташка басылган әйбер, аерма юк – хурлапмы я макталыпмы, әдәбият һәм әдәби дискуссия объектына әйләнә.
- Һәр экономия ахыр чиктә вакытны экономияләүгә кайтып кала.
- Һәрбер эмансипациянең (азатлыкның) асылы кешелек дөньясын, кеше мөнәсәбәтләрен кешенең үзенә кайтарып бирүендәдер.
Ч
edit- Чын әдәплелекнең бөтен мәгънәсе – әдәпсезлеккә сәбәп бирмәүдә.
- Эзләнүнең характерлы сыйфаты булып тыйнаклык булса, бу күбрәк хакыйкатьтән курку билгесе, ялганнан түгел.
Я
edit- Явызлык куркып кабул ителгән кануннарга хас , чөнки куркаклык явызлык кылганда гына гамәлгә сәләтле юула.
- Язучы әлбәттә, тереклек итәр һәм язар өчен хезмәтенең әҗерен алырга тиеш, ләкин ул һичкайчан акча алыр өчен генә тереклек итәргә һәм язарга тиеш түгел.
- Ялан кырда һәр түмгәк калкулык итеп күренә.
- Яһүднең иҗтимагый эмансипациясе (азатлыгы) – җәмгыятьнең яһүдлектән арынуы.