Ижау Удмуртиядә урнаша. Җөмһүриятнең административ үзәге.
Ижау | |
элекке Устинов | |
Рәсми сайт | |
Торгызылган Изге Михаил соборы | |
Мәгълүмат | |
Халык саны | 632 913 |
Телефон коды | +7 3412 |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Тарих edit
1760 сәнәгатьче Петра Шувалов өчен Иж елгасында тимер ясау заводы һәм завод бистәсе корылган. 1774 елда завод һәм бистә Емельяна Пугачёв гаскәрләре тарафыннан басын алынган. Ватандашлар сугышы барышында (март-апрель 1918) Ижауны Колчак гаскәре басып алган.
1984—1987 шәһәр ССРБ саклану министры хөрмәтенә Устинов исемен йөрткән.
Районнар edit
Административ ягыннан шәһәр биш районга бүленгән: Ленин, Октябрь, Индустриаль, Устинов һәм Беренче май.
Ничек барып җитәргә edit
Очкыч белән edit
Ижау аэропорты Удмуртиянең бердәнбер аэропорты булып тора. Аэропортның төп һәм бердәнбер файдаланучысы булып Ижавиа авиаширкәте тора; аның рейслары белән Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Пермьгә, Уфага, кайбер вакытта Казанга, Екатеринбургка, Сочига, Анапыга, Бакуга, Ереванга барып җитәргә була.
- Ижау аэропорты. (3412) 63-06-00.
Автомобиль белән edit
Мәскәү, Владимир, Нижгар, Казан, Алабуга һәм Пермьдә Е22 Аурупа маршруты буенча.
Шулай ук Ижауда аны башка Удмуртия шәһәрләре белән тоташучы региональ автоюллар Р 320, Р321 һәм Р322 кисешәләр.
Автобус белән edit
- Үзәк автовокзал, Кызыл Армия ур., 134.
- Көньяк автостанция, Маяковский ур., 47.