Wq/tt/Әрмән мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Әрмән мәкальләре
  • Авызга кергән аракы серне сыгып чыгара.
  • Авыздагы әче катык күз күрмәгән майдан артык.
  • Агым суда пычрак җыелмый.
  • Агып чыккан җирендә агымны туктату җиңел.
  • Акыллы кеше йөген ахмак җилкәсе йөртә.
  • Акыллы чишенгәнче, юләр елганы кичкән.
  • Аның утыны югын салкын кыш каян белсен?
  • Артык татлы булсаң – чебеннәр сырып алыр.
  • Аудагы агач янында урман кисүчеләр күп.
  • Әгәр ояла белсә, эт тә ыштан кияр иде.
  • Әгәр таш ярылган икән, димәк, сәбәп зур булган.
  • Әтәч әйтә: минем эшем кычкыру, көн туармы, төн килерме – анысында эшем юк.
  • Базарга товар белән бергә җан да сатыла.
  • Бакчаңа су сибәр өчен яңгыр яуганны көтмә.
  • Бала өчен ата малы – көя төшкән йон кебек.
  • Балта йөзенә суксаң – үз кулыңны кисәсең.
  • Балык кармакка чаба, ә кеше – төче сүзгә.
  • Башы авырткан елан юл уртасында ята.
  • Башың авырта башласа, аяк сызлау онытыла.
  • Бәла белдекле итә.
  • Бер кулына тәре тоткан, бер кулы әйбер урлый.
  • Бер чәчәктән яз булмый.
  • Бер чәчәктән елан агу ала, ә бал корты бал җыя.
  • Беренче кабым тәмлерәк була.
  • Бик яхшыны эзләгән – бик начарга тап була.
  • Биргән чагында курыкма, алганда оялма.
  • Бишмәтлек биргәннәр иде, ә ул эчлек тә сорый.
  • Бөртек капмаган тавык йомырканы күп салмый.
  • Бөртекне өйдә чүпләп, йомырканы читтә сала.
  • Бүре даны телдән төшми, ә зыянны төлке эшли.
  • Бүре оясы сөяксез булмас.
  • Диңгез суын кашык белән түгеп бетереп булмый.
  • Дошман китергән хәбәргә ышанып колак салма.
  • Дөя кашыктан су эчми.
  • Дөягә менеп атлангач кеше күрмәс дип уйлый.
  • Еланнан да йон кырка белә.
  • Җәен ирләр ял итсә, кышын терлекләр үлә.
  • Җимеш биргән агачка суны күбрәк сибәләр.
  • Җимеше җыелган агачны селкетмиләр.
  • Җимешле агач сабагы җиргә иелә.
  • Җыйган чакта – кашыклап, өләшкәндә – чүмечләп.
  • Ике ахмакка бер акыл җитә.
  • Иртә өлгергән җимеш көзне күрми кала.
  • Иртәгә эшләрмен димә, һәр көннең үз эше бар.
  • Ишегеңне бикләп йөрсәң, күршем карак димисең.
  • Йортым янып көл булды, аның каравы тычканнар бетте.
  • Йөрәк әрнемәсә, күз еламый.
  • Кара тукыманы кызартып булмый.
  • Карга каркылдый белмәсә, күзен һәр кош чукыр иде.
  • Кашыктан авызга чаклы ара бик ерак.
  • Кеше бавына тотынып чокырга төшмәк була.
  • Кеше кашыгы авыз пешерә.
  • Кимәгән кием үзе туза.
  • Коелган чәчәк куак төбенә төшә.
  • Колагы бар, ләкин – тишексез.
  • Көн белән алмашынмаган төннәрнең булганы юк.
  • Көчләп чәчәк аттырган гөл хуш исле була алмый.
  • Кулланмаган кылыч тутыга.
  • Кунак – хуҗаның чәчәге: кая тели, шунда утырта.
  • Курку бар җирдә оят та була.
  • Күз карам дигән кеше мине сүзсез калдырды.
  • Күзләрем сукырайсын дип кем теләк теләр икән.
  • Күзсез калгач, күз авыруым бетте.
  • Күп телләрне белүче – бер үзе бик күп кеше.
  • Күрше сарыгын бүре алгач, үзенекен саклый башлаган.
  • Кызы китеп югалгач – муенсасын кызганып елый.
  • Кылыч алып өлгергәнче, тел башны кисеп ташлый.
  • Малга хуҗа, улга ата кирәк.
  • Мәче үзе турында бер дә начар төш күрми.
  • Мөгезе үсми торып, үгез сөзешә алмый.
  • Ничек әйтсәң, шулай ишетерсең.
  • Озын тел гомер кыскарта.
  • Озын юлны энә белән үлчәмиләр.
  • Өйдә – арыслан, урамда – мәче.
  • Син дә оста, мин дә оста, ә чүпне кем кем себерер?
  • Сугыша торган әтәч симез булалмый.
  • Сукырның бар теләгәне – күрә торган ике күз.
  • Сүз ашыгып чыкмасын өчен тамак тар булып калган.
  • Такыр баштан чәч алып һөнәргә өйрәнмәкче.
  • Тәбә яратам диеп таба тоткасын үбә.
  • Тәҗрибәсез фәрештәдән тәҗрибәле шайтан артык.
  • Теләсә нәрсә сөйләп йөрсәң, теләмәгәнеңне ишетерсең.
  • Телдән телгә йөри торгач, энә дә бүрәнә була.
  • Тәлинкәңә тураганың кашыгыңа эләгер.
  • Тешләгәннең артында тор, типкәннең алдында бул.
  • Тинтәк белән типтергәнче, аңлы белән таш ташы.
  • Тиресе алышынса да, бүренең холкы үзгәрми.
  • Төкеректән янгын сүнмәс.
  • Туңган еланны җылытып җан кертсәң дә – ул сине барыбер чагачак.
  • Утны утын җиңә алмый.
  • Учыңда тәбә кыздырып ашатсаң да, анаңа син әле барыбер бурычлысың.
  • Үгез астыннан бозау эзлиләр.
  • Үгез эчен үлән чәнчеми.
  • Үгезенә күрә чыбыркысы.
  • Үз кетәгендә чакта әтәч каты кычкыра.
  • Үз куаклары корый, кешенекенә су сибә.
  • Үзем белән талашам, тик күләгәм белән дус.
  • Үчле кеше иртә картая.
  • Хатынсыз өй – сусыз тегермән.
  • Хезмәт җимеше – иң татлы җимеш.
  • Хуҗа көтүдән югалганны, ә бүре ботарланмый калганны кызганыр.
  • Һәммә бүрек астында нинди дә булса баш бар.
  • Чәчсәң урасың, күрсәң беләсең.
  • Шаулап-чылтырап акмаган суның янына килмә.
  • Шәмнең кыйбат булуында сукырның ни эше бар.
  • Эт итен эт ашамый.
  • Эткә бер телем бирмәсәң, бүрегә сарык бирәсең.
  • Этнең аксап йөрүе бүре күргәнче генә.
  • Эттән котылып бүрегә юлыкты.
  • Юаш ат каты тибә.
  • Юлдан язган – күзсез калыр.
  • Ялкау кул буш корсак сыйпар.
  • Яман күздән таш та ярыла.
  • Яхшы атка – азык дәва, начар атка – камчы ява.

Чыганак edit

  • «Әрмән мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.