Wq/tt/Әзери мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Әзери мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы
  • Каләм очыңда кылыч кече бар.
  • Угыңны аттың икән — җәяңне дә яшермә.
  • Сүз — чәчәк, мәкаль — букет.
  • Сөйләүчесе үлсә дә, хак сүзе мәңге яши.
  • Кыек утырган чакта да туры сүз сөйлә.
  • Авыздан чыгасы сүзне авызда чәйнәү кирәк.
  • Шагыйрь сүзе корыч тишә.
  • Көч белән җиңелмәгәнне тел белән җиңеп була.
  • Сөйләсәң — телең тала, дәшмәсәң — йөрәк әрни.
  • Туган якның бер кышы — читнең мең язы хәтле.
  • Илгә таянса батыр — юллары булыр такыр.
  • Халык күтәргән кешене җиргә ташлау авыр ул.
  • Бер бәрәннән көтү булмый, бер куак бакча түгел.
  • Халкың башын калкытса, син дә үрә торып бас.
  • Кадак даганы саклый, дага — юрганы саклый, юрга — батырны саклый, батыр — ватанны яклый.
  • Корыч сынар, бөгелмәс.
  • Көчле көчсездән үч алмый.
  • Бөркет чебен ауламый.
  • Күндәм атка камчы кирәкми.
  • Мәчедән курыксаң — өнеңнән чыкма.
  • Җаның сөйгән эш — кояштан якты.
  • Чишмәнең кайда икәнен кое казучы белә.
  • Тирән кое казысаң — суы күбрәк булачак.
  • Артыңнан су акмаса, су артыннан үзең чап.
  • Эшле тимер тутыкмый.
  • Яхшы атны сыйлыйлар, начарын камчылыйлар.
  • Кем бәйләсә, шул чишә.
  • Таш ыргыткан кул ныгый.
  • Сөт бирмәгән сыерга үгез йөге салалар.
  • Балта алтын булса да, урыны — утын янында.
  • Күп кытаклаган тавык йомырканы аз сала.
  • Көтүчеләр күп җирдә бәрәнне бүре ашый.
  • Тор, кабак, уян — бакчада куян!
  • Өйрә пешерә белми, токмач тураган була.
  • Атлаган — таулар кичәр, тик торган — базга төшәр.
  • Йөкне син күтәрмәсәң, авыр йөк сине егар.
  • Бирүче кул алган кулдан һәрвакыт өстен була.
  • Өйне салган балтаны өйгә сирәк кертәләр.
  • Черек тактага кадак тиз керә.
  • Һәр ике якка авышма бизмән шикелле булып.
  • Бурыч түләүдән курыккан — ишеген бикле тотар.
  • Синдә казан бар диеп, үз чүлмәген кем ватсын.
  • Түбәң зур булса — кар күбрәк ятыр.
  • Сатып алучының күзе сатучылар кулында.
  • Бодай күрсәтеп, арпа сатмакчы.
  • Үткән елның календарен быел кем сатып алсын.
  • Иске гыйшык картаймый.
  • Тышы — сарай, эче — кетәк. ш
  • Әрем кырны бизәми.
  • Бер куак төбенә ятып бер мең бәрән ял итә.
  • Буш карбызда орлык күп.
  • Сынган агачка ботак кирәкми.
  • Дус турында дустан сорыйлар.
  • Дустын югалткан кеше — үзенә үзе дошман.
  • Кеше кешене чын кеше итә.
  • Мең дус та — аз, бер дошман да — күп.
  • Дошманга баз казыганчы, дустыңа йорт салып бир.
  • Елан еланны чакмый.
  • Дусның ташы баш тишми.
  • Күршең комсыз булмаса, киртә кору кирәкми.
  • Өрми торган эт алсаң, кунагың бүре булыр.
  • Энәсе — миңа, безе — дустыма.
  • Сукыр күздән яшь көтмә.
  • Кипкән балчык ташка ябышмый.
  • Җирдә салган йомыркадан күктә очар кош чыга.
  • Хаклык утына өрсәң — сакал-мыегың көяр.
  • Зур кыя ишелми торып, тирән чокыр күмелмәс.
  • Сүнәр алдыннан ут дөрләп ала.
  • Җир тетрәвен күргәнгә — янгын куркыныч түгел.
  • Пычракка таш ташлама — чәчрәп сине пычратыр.
  • Бүре ач булган чакта, барча бәрән гаепле.
  • Тәкәсе юкның пычагы үткен.
  • Ике мөгез эзләп дөя пар колагын югалткан.
  • Дөя якында утлый, ләкин еракны күрә.
  • Көч әйбер вата, ә акыл көчне җиңә.
  • Балык тозлы икәнен хәтта сукыр да белә.
  • Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен.
  • Тирән сулар болганмый.
  • Сукырның күзе — кулда.
  • Кипкән коега су салма.
  • Ике тапкыр ишеткәннән бер тапкыр күрү яхшы.
  • Һәр кәкре агач җәя булалмый.
  • Башың сыймаслык җиргә гәүдәң белән тыгылма.
  • Эт намазы ишетелсә, күктән ит явар иде.
  • Көлдән кибән өелмәс.
  • Әзер ашны ашарга хәтта тау да килә, ди.
  • Явызлык чәчсәң — үкенеч урырсың.
  • Теш казып тамак туймый.
  • Чукрак тәкә икеләтә куркак.
  • Ишәк акырса, сандугач тына.
  • Тычкан булып җитмәгән, инде капчык кимерә.
  • Бәйләп куйган арсланны куяннар да типкәли.
  • Тотып тор дигәч, йотып ук куйды.
  • Чамасыз ачы суган үз кабыгын яндыра.
  • Саран саткан йомырка сарысыз була диләр.
  • Камышы бездә үсә, кураен ятлар уйный.
  • Нәфесе миннән, азыгы синнән.
  • Ат күрсә — аксый башлый, су күрсә — сусадым ди.
  • Тигез җирдә бер калкулык: «Мин тау!» диеп мактанган.
  • Ачык авыз — капчык тишеге.
  • Авыздан чыккан артык сүз — үз якаңа ябышыр.
  • Тегермәне шаулый, оны юк.
  • Уттан калганын агым су алды.
  • Уңмаганның мамыгы җилле көндә тарала.
  • Янган йортка кисәү китерә.
  • Нәрсә ашавыңны түгел, ничек яшәвеңне әйт.
  • Атын урлаткач, аранын бикли.
  • Дөя канатлы булса, түбәле өй калмас иде.
  • Озын койрыкны тизрәк өзәләр.
  • Ботка болгаткан чакта да бармак сынган чак була.
  • Мәче юк җирдә тычканга бәйрәм.
  • Сак кешенең күзенә дә чүп кергән чаклар була.
  • Кеше атында йөрсәң, бик тиз җәяү калырсың.
  • Йомыркадан йон кырыкмыйлар.
  • Арбаны ат түгел, ә арпа тарта.
  • Сакал эзләп киткән иде, мыек югалтып кайтты.
  • Сыерчык нинди кош икәнен чия бакчаң булгач белерсең.
  • Бакчачы ашыктыра дип, алма вакытсыз пешми.
  • Бурычлының сау булуын бурыч бирүче тели.
  • Көндез шәм яндырган кеше төнлә утсыз утырыр.
  • Бер кулы белән ут төртә, берсе белән сүндерә.
  • Бүрегә кунакка барсаң, этеңне ияртеп бар.
  • Шәмнең кыйбат булуыңда сукырның ни эше бар.
  • Төшеп югалган балтаның сабы сары алтыннан.

Чыганак edit

  • Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. - Казан, Тат. кит. нәшр., 1978