Wq > tt > Үзбәк мәкальләре
- Авылда бүре барында этләр бердәм өрәләр.
- Ай төнлә генә кирәк, белем – гомер буена.
- Ак булмасын, пакь булсын.
- Акка кара тиз йога.
- Артык озын тешләрдән бер келәшчә коткара.
- Ат югында ишәк аргамак.
- Ачы сорауга татлы җавап юк.
- Ачык дошман астыртын дустан яхшы.
- Ашап туймасаң, ялап туймассың.
- Аяк буйлап үрмәләгән нәрсә муенга да менеп җитә.
- Әйтсәң тел арый, әйтмәсәң йөрәк әрни.
- Әйрән эчүче качкан, чүлмәк ялаучы – капкан.
- Әйрәнен биргәнсең икән, чиләген дә кызганма.
- Бал алып балтырган бирә.
- Баллы кеше бармак ялый.
- «Балчык ашыйсыңмы?» дигәч, шайтан: «Май өстәгез!» дигән.
- Батыр дошмансыз булмый.
- Баш – башка, таш – ташка.
- Башканы чәләлмәгән бур үз түбәтәен урлар.
- Башы барга бүрек бар.
- Бәләкәй таш та маңгайны яра.
- Белдексезнең белеме кыш эри дә җәй туа.
- Бер бәрәнне ике суймыйлар.
- Бер кечкенә таш атсаң да бер өер карга курка.
- Бер көнлек ызгыш килсә, дуслык бер айга китә.
- Бер төкергән төкерекне кире йота алмыйсың.
- Бер хыялдан мең хыял туа.
- Берне киссәң, унны утырт.
- Берәүгә тугры булу меңнәргә тугры итә.
- Бердәм өрсәң – җил була, ил төкерсә – күл була.
- Берләшсәң – елга буласың, аерым йөрсәң – ерганак.
- Бик тиз сөйләгән бик тиз үкенер.
- Болыт узгач, яңгыр көтмә.
- Бүренең борыны һәрвакыт канлы.
- Даны олы, өстәл өсте буш.
- Дошманың тычкан булса да, үзең арсландай бул.
- Дусларның күбе дә аз, дошманның азы да күп.
- Ертык халатка алтын ямаулык.
- Җиргә төшкән – гөл була, утка кергән – көл була.
- Җирне сыйласаң, сыйлы буласың.
- Җитез этне төлке яратмый.
- Ике ябалак талашса, җиме каргага кала.
- Иләк сорарга да тел кирәк.
- Иске кием яңаны саклый.
- Итчене сөзгән кәҗәнең муены тизрәк киселә.
- Ишәгенә күрә тезгене.
- Йөзем бирсәләр, «Кайсы бакчадан?» димә.
- Йөксез ишәк җиргә еш ята.
- Казанда бар чүмеч тә була.
- Казаны көмеш, капкачы балык.
- Кәкре агачны пычкы турайта.
- Кәкре казык башына кәкре тукмак белән сугалар.
- Кәп-кәкре кылыч та кынга туп-туры керә.
- Кеше йөрмәгән урында чакыр-чокырлы була.
- Кеше киеме керле, кеше аты тирле.
- Киң күңелгә дөнья киң, тар күңелгә дөнья тар.
- Кораб йөзгән урында көймә дә йөри ала.
- Кирәк чакта таш та җиңел.
- Кош куакка елыша.
- Кош телен кошлар белә, дөя телен кәрванчы аңлый.
- Көткән кунак шатлык китерә.
- Көтүче күп йокласа – бүреләргә куаныч.
- Куркак артыннан чапканда мин батыр дип уйлама.
- Күзен ничек акайтса да, юлбарыс булалмады.
- Күп яңгыр җирне боза, күп сүз – ирне боза.
- Күренгән тау ерак булмый.
- Күршең сыңар күзле булса, син дә бер күзеңне йом.
- Кызарган алмага карап яшел алма кызара.
- Кырык ыру берләшсә, куркыталмый бер нәрсә.
- Кыю кешегә йодрык та корал.
- Малын җуйган җиде ел еласа, илен җуйган гомер җуе елар.
- Матур кеше гүзәл түгел, тик сөйгән кеше гүзәл.
- Матурлык туйда кирәк, ә мәхәббәт – көн дә.
- Мәгънәсез сүз – буш башак.
- Мөгезгә суксаң, тояк та сызлый.
- Мулланың чалмасы ак, ә йөрәге кара.
- Надан бер гомер яши, белемленең гомере мең.
- Начар арба юл боза, начар хатын өй боза.
- Нечкә өзелә, калын сузыла.
- Ни булганы узган инде, ни калганын мактап әйт.
- Озын кисәү агачы кул пешмәс өчен яхшы.
- Оста кул кар яндыра.
- Оятсыз – гадел түгел.
- Сак күзгә дә чүп керә.
- Саран кеше бакчасында куак та яфрак ярмый.
- Сер сөйләргә дустың булмаса, түбәтәеңә сөйлә.
- Син менә торган үрләр бар да биек үр булсын.
- Су алырга килдең икән, чиләгеңне яшермә.
- Сукмак юлга илтә, юл халыкка илтә.
- Сукыр йөрәк сукыр күздән ман.
- Сукыр кешенең таягы тик бер генә югала.
- Сукыр яшерсә, күзле табалмый.
- Сулыш өргәннән ай-йолдыз сүнми.
- Тавык чыгарган чебешне әтәч саклап үстерә.
- Тәнне кием матурлый, күңелне дуслык бизи.
- Тел – акылның үлчәве.
- Тел – йөрәккә юл.
- Тун җылытмый, эш җылыта.
- Түземлегә тау да баш ия.
- Тырыш чүкеч ташка кадак кага.
- Уйламыйча сөйләсәң, чирләмичә үләрсең.
- Улымның улы – минем бакча чәчәге.
- Утның эше кыздыру, җилнең эше җилгәрү.
- Үз башыңны үзең кашы.
- Үз эше мамыктан җиңел, кешенеке – таштан авыр.
- Үзең куркып чапмасаң, дошман синнән качачак.
- Үтмәс пычак кул кисә.
- Үчле булсаң – үз борыныңны тешлә.
- Филне кунакка чакырсаң, капканың зурын эшләт.
- Хәле беткән ат кына колын артыннан йөри.
- Чаянның холкы үзгәрми.
- Чәнечкегә баскан кеше салмак басып сак атлый.
- Чи утынның төтене куе.
- Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә көтү көт.
- Чукракка әйткән сүзләр җәл, яманга баккан күзләр жәл.
- Чүпле җирдә күп йөрсәң күзгә чүп керми калмас.
- Чын күңелдән әйткән теләк – яхшылыкның яртысы.
- Чыпчыктан курыксаң – тары чәчмә.
- Юләр кеше юлдашын арыта.
- Юлны яхшы белгән кеше атлаганда сөртенми.
- Юмартныкын ашап мир яшәр, саран яшеренеп ашар.
- Юньсез белән юл эзләмә.
- Яман юлдан белән йөрмә, яхшы таяк тотып йөр.
- Яратканга яратканны бир.
- Яхшы атка – мул азык, начар атка – озын чыбыркы.
- Яхшы сүз кыска була.
- Яхшы йөрәк – якты йөз.
- Яхшының эшн – куаныч, яманның эше – агу.
- «Үзбәк мәкальләре һәм әйтемнәре»//Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.