Wq/tt/Шор мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Шор мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы
  • Атласаң – тау кичәрсең, утырып торсаң – базга төшәрсең.
  • Белгән бер сүздән аңлар, белмәгәнгә бер сүз дә аз.
  • Йөри белсә – юл булыр, эшләп үссә – ир булыр.
  • Күп уйласаң йокы кача.
  • Мылтык кемнеке булса, аткан җәнлек тә шуңа.
  • Суык белән бәхәсләшсәң, колагыңнан мәхрүм калырсың.
  • Туар-тумас балага бишек элеп куймыйлар.
  • Туганнар бердәмлеге таш кыядан нык була.
  • Хәтәр җил урманны кыра, хәтәр сугыш – кеше башын.
  • Эшләгән – ризык тешләр, тик торган – авып төшәр.
  • Ялгыз агач җилдән курка, ялгыз адәм – кешедән.

Чыганак edit

  • «Шор мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973 – 190 бит.