Wq/tt/Фәнис Яруллин

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Фәнис Яруллин

Фәнис Яруллин - атаклы татар шагыйре һәм язучысы.

Өзекләр edit

А edit

  •  

Авылның йөз күзе бар. Аннан берни яшерә алмыйсың.

  •  

Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.

Б edit

  •  

Батыр булыр өчен, җанда шәфкать кирәк,
Батыр була бары мәрхәмәтле йөрәк.

  •  

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул.
Көч һәм батырлык яуда гына кирәк дигән кешеләр бик нык ялгышалар. Тып-тыныч тормыш та кешедән гел батырлык сорый. Кайчагында кешегә, хакыйкатьне әйтер өчен дә, зур батырлык кирәк.

К edit

  •  

Кеше, гадәттә, я бәхете ташып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда, туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән бераз мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарының юл табасы килә.

  •  

Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә – сагыныр өчен, картайса – балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә – яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә.

  • Кеше үзенең тамырын, үткәннәрен онытмаска тиеш. Ә кешене узганнары белән тел бәйли.

М edit

  •  

C edit

  •  

Сугыш - акылсыз кешеләрнең акылсыз эше.

Т edit

  •  

Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул. Туган якның туфрагы да җиңел дип, картайгач үләр өчен, тикмәгә генә кешеләр туган-үскән җирләренә кайтмыйлар.

  •  

Туган ягына һәркемнең җиңүче булып кайтасы килә. Авыл бөркетләр оясы. Ул үз балаларын еракка, биеккә очыра да читтән генә күзәтә: я, синең хәлләрең ничек? Оча аласыңмы? Тормыш давыллары канатларыңны сындырмадымы? Безнең йөзгә кызыллык китермисеңме?

Ю edit

  •  

Юләрләр хакимлек иткәндә,
Инсаннар әйләнә сарыкка.