Фридрих Ницще — алман фәлсәфәчесе, иррационализм тарафдары.
Афоризмнар
edit- Аскет – ул мәрхәмәтлелекне ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәргән кеше.
- Ахмак – ул исемнәрдән гыйлем эзләүче кеше.
- Ә бигрәк тә оча белгән кешене күрәлмыйлар.
- Әгәр син кол икәнсең, дус була алмыйсың. Әгәр тиран булсаң – дусларың булмый.
- Бөек интеллектлар скептик.
- Дуска караганда, дошманны кичерү җиңелрәк.
- Озак һәм бөек җәфа чигүләр кешедә тиран тәрбиялиләр.
- Сугыш җиңүчене ахмак, ә җиңелгәнне усал итә.
- Теләсә кайсы бөек мәхәббәт мәхәббәтне түгел, ә күбрәкне көтә.
- Теләсә кайсы яхшылык явызлыктан килә.
- Хатын-кыз – Алланың икенче хатасы.
- Хатын-кызның аңлы мәхәббәтендә көтелмәгәнлек тә, яшен дә, яктылык янындагы караңгылык та бар.
- Яшерелгән һәрбер хакыйкать агулыга әйләнә.
- Яхшы язучыда үзенең акылы гына түгел, дусларының да акылы була.