Wq > tt > Уйгыр мәкальләре
- Авыз яме тел булса, телнең күрке сүз булыр.
- Авызы каймак, күңеле маймак.
- Агач киссәң озын кис – кисә-кисә кыскарыр, тимер киссәң кыска кис – суга-суга озаер.
- Адашканга юл күрсәт.
- Адашканның гаебе юк, кайтып үз өен тапса.
- Аерылганны кар күмәр, бүленгәнне буран басар.
- Азны белмәгән күпне аңламый.
- Айны итәк каплый алмый.
- Акча тапсаң санап ал.
- Акчаны акча таба.
- Акчаның бер очы беләктә, икенче очы тия йөрәккә.
- Акыллы үзен гаепләр, ә надан кеше – дустын.
- Акыллының кадере ахмак янында беленә.
- Алмакның бирмәге бар.
- Алтын акчага ышанма, алтын акылга ышан.
- Артык яңгыр җир боза, артык сүз – ил боза.
- Ат адымын юл белә, егет кадерен ил белә.
- Ат алсаң – якыннан ал, хатын алсаң – ерактан.
- Ат типкәнгә тай чыдый.
- Ат үлсә – эткә бәйрәм.
- Атаңа син ни эшләсәң, балаң сиңа шуны эшләр.
- Атлас суда батмас.
- Атны ат саклый, ачны ач саклый.
- Атны бәйгедә сына, ир кешене – сәфәрдә.
- Атың сатсаң, йөгәне кала.
- Ахмак белән аш ашама, аңлы белән таш ташы.
- Ахмак илче ара боза.
- Ахмактан акыл сорама.
- Ач өйдә катык оемый.
- Ашның тәме тоз белән, кеше күрке сүз булыр.
- Ашның тәме тоз белән, табын яме кыз белә.
- Әгәр бүредән курыксаң – куй көтүе саклама.
- Әҗәле җиткән карга бөркет белән шаярыр.
- Базарда мең кеше, күңелдә бер кеше.
- Байның килене булганчы, ярлы кеше кызы бул.
- Батманлап килә торган чир мыскаллап кына китә.
- Батырлык беләктә түгел, йөрәктә була.
- Башлый торгаг эшеңнең азагына карый бел.
- Башы бушның гәбе буш.
- Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармак тешләр.
- Белмәгәнен сорап белгән – галим булыр, белми торып сорамаган – залим булыр.
- Бер көнлек юлдашыңа да кырык көн рәттән сәлам әйт.
- Бер олыга колак сал, бер кечене тыңлый бел.
- Берәү туеп сикергәндә, берәү туңып сикерә.
- Бодай аз, салам күп, яхшы аз, яман күп.
- Бөркет күргәнен чукый, кеше белгәнен укый.
- Булган өй балага кала, өе юк – далада кала.
- Гайбәтче гайбәт сатмаса – аның күңеле хуш булмый.
- Галим булсаң – галәм синеке.
- Гыйлемлелек – нур, наданлык – хур.
- Дошманыңа үлеп теләгәнче, үзеңә гомер телә.
- Дөя сорасаң, төймә алырсың.
- Дус елата, дошман көлдерә.
- Дусның дуслыгы кирәк, исәпнең – дөреслеге.
- Еракта аккан суның якында кадере булмый.
- Җан сызламаса, тән дә авыртмый.
- Җеннән куркып, албастыга юлыккан.
- Җил югында агач чайкалмый.
- Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
- Җиргә чәчкән – гөл булыр, утка төшкән – көл булыр.
- Ике ат тибешкән чакта уртада ишәк үлә.
- Ил барда ир хур булмас, ир барда ил хур булмас.
- Инсафлының теле сафю
- Ир ачуы – хатыннан, хатынныкы – утыннан.
- Ир байлыгы җирдә ята.
- Иренчәк бер эшне ике тапкыр эшли.
- Ирнең эше ил белән.
- Ишеге ачык булса да, кеше өенә сорап кер.
- Кан белән кергән җан белән чыгар.
- Кара агармас, саран баемас.
- Караңгының күзе юк.
- Каргага ук атма, яманга сүз катма.
- Катык эчкән – котылган, чүлмәк ялап тотылган.
- Кемлегеңне белим дисәң, берәр якка яучы җибәр.
- Кеше гөлдән дә нәзек, кеше таштан да каты.
- Кеше кешене белән кеше.
- Кешенең үзенә түгел, сүзенә карау кирәк.
- «Кил» дию бар, «кит» дию юк.
- Киңгә киң тиң, тарга тар тиң.
- Киявеңнең начарлыгын кызыңнан күр, киленеңнең начарлыгын үзеңнән күр.
- Кочактагы бала сөйдерә, үскәч – көйдерә.
- Кошны – җим белән, кешене сүз белән алдыйлар.
- Көнлек юлга чыксаң да, бер атналык азык ал.
- Күз авыртса кулыңны тый, теш сызласа телеңне тый.
- Күз куркак, кул батыр.
- Күздән ерак булган кеше күңелгә дә ерагая.
- Күздән күз туя, сүздән күңел туя.
- Күзең күреп кулың тотмаса – һичнәрсәгә ышанма.
- Күп сүз – чүп сүз.
- Күп яшәгәннән сорама, күпне күргәннән сора.
- Кызы барның назы бар.
- Ләйләне күрер өчен Мәҗнүн күзләре кирәк.
- Муенны кул кисми, кылыч кисә.
- Мылтыксызга киек күбрәк очрый.
- Нияте яман кешенең казаны тишек була.
- Өе тар булган кеше җиһан киңлеген белми.
- Өйдә сөйләгәнт сүзләр базар өчен ярамый.
- Өмет кешене яшәтә дә, какшата да.
- Сабыр кылсаң шатланырсың, алдаласаң алданырсың.
- Саны бар, исәбе юк.
- Саф һава – тәнгә дәва.
- Син ялкауга эш кушсаң – ул сиңа акыл сатар.
- «Синеке» дә «минеке» - күңел тарлыгы, «ары ят» та «бире ят» - урын тарлыгы.
- Сөйгәнемнең күңеле булсын өчен сөймәгәнемне сөям.
- Сөйләсәң – телне кисәләр, карасаң – күзне тишәләр.
- Суның әнкәсе – болак, сүзнең әнкәсе – колак.
- Сүзе белән көлдерә, күзе белән көйдерә.
- Тай азгыны юрга булса, ир азгыны мулла булыр.
- Тама-тама күл була, таммый калса – чүл була.
- Тамганы кырып алалар, ә эзе барыбер кала.
- Тән саулыгы – җан рәхәте.
- Теше чыккан балага ашны чәйнәп бирмиләр.
- Төшкә ни кермәс, дошман ни димәс.
- Туры ата белмәүче угым кәкре дип уйлый.
- Туры сүз тимерне тишә, йомшак сүз кылычны кисә.
- Тыштан кием белән бизәл, ә эчтән – гыйлем белән.
- Уйнап сөйләгән чакта да уйлап сөйләшү кирәк.
- Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар.
- Усал хатын – кара тасма, аны билеңә асма.
- Үзе өчен йоклаган – кеше өчен төш күрмәс.
- Хак эш өчен елаганда, сукыр күздән дә яшь чыга.
- Хан кызы чүмеч тотса, кулы кабарып чыга.
- Хатын канаты ир булса, ир канаты җир булыр.
- Чакырган җирдән калма, дәшмәгән җиргә барма.
- Чапанның җиңе булмый, ахмакның аңы булмый.
- Чапансыз чапанлы булса – кага-кага туздырыр.
- Чәйнәмичә йоткан ашның тәме авызда калмый.
- Чәчнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
- Чит җиргә бармый торып, туган илең кадерен белмисең.
- Чүмеч – казан илчесе.
- Эче тарның эше тар.
- Эше юкка рәхәт юк.
- Эшлекле таш күтәрә, эшлексез көн үткәрә.
- Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
- Эшсезләргә аш юк, белемсезгә эш юк.
- Эштә беләге талганның ашы тәмлерәк була.
- Юлны юл йөргән белә, балны – бал татыган белә.
- Яман куенында ятканчы, яхшы алдында тезлән.
- Яман юлдаштан ялгызлык яхшы.
- Яманны күрмәгән кеше яхшының кадерен белми.
- Яңгыр – җир даны, хезмәт – ир даны.
- Яңгыр яуды – май яуды, кар яуды – икмәк яуды.
- Яумаган яңгырдан качып чикмәнеңне ябынма.
- Яхшы атның тиресе каеш булыр, күн булмас.
- Яхшы илнең баласы харап булыр, кол булмас.
- Яхшы сүз әйтсәң – елан өненнән чыга, яман сүз әйтсәң – кылыч кыныннан чыга.
- Яхшы сүз таш ярса, яман сүз баш яра.
- Яхшылыкка яхшылык – һәр кеше эше, яманлыкка яхшылык – ир кеше эше.