Wq/tt/Удмурт мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Удмурт мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы
  • Агулы гөмбә – матур, ләкин ашка ярамый.
  • Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк.
  • Акыллы сүз ишетсәң – суыкта да өшемисең.
  • Ал көпчәк кайда барса, арткысы шунда узар.
  • Ананың теле тирги, ә йөрәге ярата.
  • Ат җиккәндә дуга бөкмиләр.
  • Ат эчергәндә – сызгыр, кунак сыйласаң – җырла.
  • Атаң улы гына булма, Ватан улы да була бел.
  • Атна саен туй булмый.
  • Атын иртә иярли, ә юлга бик соң чыга.
  • Әче булганы өчен борычны берәү дә ташламый.
  • Балалары булмаса – ир белән хатын ятим.
  • Балан үзен мактый: имеш ул балдан татлы.
  • Балы булса, чебен табыла.
  • Барча кулның да учы хуҗа ягына карый.
  • Баш колакка иярә.
  • Бәйләгәнеңне чишә бел.
  • Бәхет канат җилпеп оча, сагыш үрмәләп килә.
  • Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.
  • Безнең байлыгыбыз – икмәк, байлыкның әнкәсе – җир.
  • Бензинны яшереп куйсаң да, исе борынга бәрә.
  • Бер аяк икенчесеннән һичкайчан уза алмый.
  • Бер кулы куйган имзаны икенчене юк итә.
  • Бергәләп эшләү – уендай җиңел, ә ялгыз булсаң – үлемдәй авыр.
  • Биеклеген белим дисәң, тауның түбәсенә мен.
  • Бик хәйләле төлке дә капкынга килеп каба.
  • Боҗраның очы булмый.
  • Борыны керсә – башын да тыгар.
  • Бөркет көче – тырнакта.
  • Бөтен нәрсә картая, тик дөреслек мәңге яшь.
  • Ватан белән ата-ананы чит җирдә табалмыйсың.
  • Дуганы акрын бөгәләр.
  • Елан да тыштан ялтырый.
  • Еламаган баланы юатып тирбәтмиләр.
  • Елганың да үзәне үзгәрә.
  • Җәй әзерли, кыш ашый.
  • Җиде елга кичеп тә аякларын чылатмый.
  • Җирдә учак яндырып күкне җылытып булмый.
  • Җирнең мае – ашлама.
  • Зур көтү бүредән курыкмый.
  • Идән чиста булсын дисәң, билне ешрак бөгәсең.
  • Илен оныткан гомерлеккә адаша.
  • Ипи аякка бастыра, аракы ега.
  • Иртә аткан чәчәк – җимешсез.
  • Иртә торган саескан ризык тапмыйча калмый.
  • Исерекнең юлы тар.
  • Иске икмәк бәрәкәтле була.
  • Йомыркадан сөяк эзләмә.
  • Йөрәк сайлаган дустың үзеңнән яхшырак булсыню
  • Йөрәкне йозаклап булмый.
  • Йөрәктән чыккан бер сүз өч кыш буе җылытыр.
  • Йөреп торсаң – мүкләнмисең.
  • Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый.
  • Кадагын саклап дага югалткан.
  • Каймак төпкә утырмый.
  • Кайсы яктан җил иссә, яңгыр шул яктан килә.
  • Капчыкка салып төтен йөретмиләр.
  • Кеше кулындагы энә бүрәнә булып күренә.
  • Кешегә өстен карасаң, намусың түбән була.
  • Кешегә ышанмаганның үзенә ышанмыйлар.
  • Кизләү кипсә, елга да кибә.
  • Коеп яуган яңгырдан суга төшеп качмыйлар.
  • Корыган агач кабат яшәрми.
  • Корыган агач җилдән сакламый.
  • Кояш көнгә ике чыкмый, кеше гомере ике килми.
  • Көзгегә карап кына матур була алмыйсың.
  • Көймәгә дип кискән усак ишкәккә дә җитмәде.
  • Көлгәнне юатмыйлар.
  • Көнче кеше – унике күзле.
  • Кунакка барсаң – бәхәс кузгатма.
  • Кунакка барыр алдыннан суган ашап куймыйлар.
  • Куркакны куркытучы күп.
  • Курыккан куян эткә каршы чаба.
  • Куян эзе буйлап барып, аю эзенә төшкән.
  • Күз күргәнгән кул да җитсә иде.
  • Күлмәге булса, төймәсе табыла.
  • Күпме генә өрсә дә, эт тавышы тау ишми.
  • Күсәге белән суга да таягы белән сыйпый.
  • Кызу пешкән аш көя.
  • Кыска тәртә озын булалмый.
  • Майны майлап ашамыйлар.
  • Мактанчыкның әтәче дә эре йомырка сала.
  • Мәче каймак саклый алмый.
  • Миләштән алма көтмә.
  • Мич башында ятканда түшәксез дә бик җылы.
  • Мичтә боз сакламыйлар.
  • Мичтән чыккан чи ипи кояшта пешеп җитми.
  • Мыштым зат каты тешли.
  • Нинди чиста аракы да тормышны болгандыра.
  • Ничек кенә карасаң да, көзгедә йөрәк күренми.
  • Ничек кенә киссәң дә – бүрек бүрек булып кала.
  • Өйрәлек тә ярмасы юк, ботка пешерәм дип йөри.
  • Попның күзе корсагыннан киң.
  • Пуля – бал корты сыман: качсаң, куып җитеп чага.
  • Саран базарга чыкса – намусын да сатачак.
  • Сары усак яфрагы җил юкта да селкенә.
  • Симез атта – сигез аяк бар.
  • Сөйләшергә тел кирәк, яратырга җан кирәк, эш белергә аң кирәк.
  • Суган ашамаганның авызыннан ис килмәс.
  • Сукыр тавыкка арыш та – бодай.
  • Сүз тимер тишә.
  • Сыерчык белән саескан бер ояга сыешмый.
  • Сынган таяк ялганмый.
  • Тавыгы йомыркасыннан арзан.
  • Тавык артка тырмаша.
  • Тау бар җирдә тугай да була.
  • Тауга карап торып кына тау булып калмый.
  • Тәгәрмәч тәгәрәргә, чаңгы шуарга тиеш.
  • Текә борсаң, тәртә сына.
  • Тел күтәреп сүз әйтергә курка: авызыннан май түгелер төсле.
  • Тел сөяксез, уй төпсез.
  • Тел тезгене баш була.
  • Теле белән майлый, теше белән ботарлый.
  • Теле озынның акылы кыска.
  • Телне кимсетсәң, йөрәк хурлана.
  • Тешем төшкәч чикләвек бирә.
  • Тик бер тәрәзәдән карап бөтен урам күренми.
  • Тимер кирәк булган төшкә таш китереп кыстырма.
  • Тимерченең – кулы алтын, ә шагыйрьнең – сүзләре.
  • Тирән диңгез төбеннән дә өскә чыга дөреслек.
  • Төлке төшенә тавык керә.
  • Төлкенең койрыгы башыннан кыйбат.
  • Төн колаклы, көн күзле.
  • Туган телен оныткан – туган анасын белмәс.
  • Тук булыйм дисәң, җиреңне сыйла.
  • Тынгысыз йөрәкне май басмый.
  • Угын начар аткан укчы һаман кухнга карар.
  • Уйлары – күктә, үзе – идәндә.
  • Урман кисүчене тун түгел, балта җылыта.
  • Учка ут яшереп булмый.
  • Үз бүреген үзе урлый.
  • Үз күләгәңнән качып ерак китә алмыйсың.
  • Үз күләгәсеннән узып беркем дә китә алмый.
  • Үзе алдашкан кеше бүтәннәргә ышанмый.
  • Үзе шытып чыкмаганны тартып үстереп булмый.
  • Үләне үсми торып, кибән куя алмыйсың.
  • Үлгән ат арба тарталмый.
  • Үтә каты булган кеше майласаң да йомшармый.
  • Халык бердәм алынса, күлне күчерә ала.
  • Хәрам акча кесә тишә.
  • Черек агачның ботагы каты.
  • Чиста эшне эшләргә пычрак куллар ярамый.
  • Чүпне суга атсаң да өскә калкып чыгачак.
  • Чыпчыктан куркып тары чәчмәгән.
  • Шөпшә бал бирер дип көтмә.
  • Эш эшләргә өйрәтә.
  • Эштә тимер тутыкмый.
  • Юаш сарыкны кыркуы җиңел.
  • Юкәсе әле кисмәгән, ул чабата үрмәкче.
  • Юл алга алып бара, ә тел илтеп җиткерә.
  • Ябык авызга чебен керәлми.
  • Яз күрке – чәчәк, көз яме – җимеш.
  • Якын дус янына барсаң – озын юл да кыскара.
  • Яктыдан качып булмый.
  • Ялгыз агачны җил тизрәк ега.
  • Ялкау йоклап ятканда, эшчән кеше ял итә.
  • Ялкау кеше утырып та арый.
  • Янгынны йөгәнләү кыен.
  • Яхшы эшне куллар гына түгел, йөрәк тә эшли.

Чыганак edit

  • «Удмурт мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.