Wq/tt/Тыва мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Тыва мәкальләре

Тывалар - Русиядә яшәүче төрки халык.

Мәкальләр edit

  • Халыкка хезмәт итүдән бәхетлерәк язмыш юк.
  • Агачларны җилләр селкетә, халыкларны хаклык күтәрә.
  • Хезмәттән бизгән — бәлага тарыр, укымый калган — алданып калыр.
  • Эзләсәң — табып була, теләсәң —булдырасың.
  • Арбаңны кышын ясасаң, чанаңны җәен хәстәрлә.
  • Начар чәчсәң — азны урырсың.
  • Ермаклар кушылса — елга, кешеләр берләшсә — -көч.
  • Алтынны җирдән табалар, белемне китап бирә.
  • Наданга көн ңараңгы.
  • Халык күп йөрсә — юллар киң була.
  • Көтүгә көтүче кирәк, ә кешегә — дус-иш.
  • Яхшы атка ия күп, яхшы затны дус сөя.
  • Тау башында томан таралмый, яхшы йөрәктә мәхәббәт сүнми.
  • Тел куяннан җитезрәк, ант пычактан үткенрәк.
  • Туры әйткән сүз — җуелмас тамга.
  • Тик торудан табыш килми, ятып торып файда юк.
  • Ут якмасаң чәй кайнамый, тик торсаң эш эшләнми.
  • Итнең симезен сайла, эшне ашыгып башла.
  • Яхшы тимерче чүкече бармакка сукмый, яхшы тегүче кулында җеп чуалмый.
  • Ялкау атка юл ерак, саран затка дус ерак.
  • Юләр баш — аякка бәла.
  • Әләк — агудан яман.
  • Лыгырдыкның сүзләре күбек кебек булалар.
  • Ике эт арасына сөяк ыргытма, ике кеше арасына коткы салма.
  • Шатлык барда елап яши, кайгы килгәндә көлә.
  • Дөя тал башы ашаса — кәҗә аптырап карый, кәҗә кыяга менгәндә — дөя аптырап тора.
  • Карак усал эттән курка, әкиятче — йоклаучыдан.
  • Бик ашыккан тычканнар сөткә төшеп баталар.
  • Җил исмәсә, үлән тибрәнми.
  • Муеныннан суга керсә, бозау да йөзә башлый.
  • Начар кием тиз туза, начар дуслык тиз уза.
  • Бер тамчы су да — диңгезгә файда.
  • Бер кәҗә тоткан төшкә көн саен ауга йөрмә.
  • Күзен капчык белән каплап, колагына ком тутырган.
  • Биек тауга менеп ат арый, начар холык кеше газаплый.
  • Акыллы атын мактар, кыланчык үзен мактар.
  • Сөягенә хәтле кимерми, дөресенә хәтле сөйләми.
  • Яхшы ясеше — якты кояш, яман кеше — агулы елан.
  • Җилле яңгыр тиз туктый, тискәре ат тиз арый.
  • Кызгану — җәза түгел.
  • Явызлык артыннан куып яхшылыктан ваз кичмә.
  • Масаю аяктан ега, тыйнакслык эзгә сала.
  • Халык йөргән сукмактан атласаң адашмыйсың.
  • Бер сыер мөгезенә суксаң — мең сыерныкы авырта.
  • Ташлаган сөягеңне кулыңа кире алма, бер ташлаган дустыңны — янга кире чакырма.
  • Ятып торган дөянең авызына үлән керми.
  • Яхшы даныңны күмгәнче, үзең кара гүргә кер.
  • Иртәгәге симез иттән бүгенге эч-баш артык.
  • Йөз кешенең йөзен күргәнче, бер кешене яхшы бел.
  • Өндә яткан юлбарыстан очып йөргән кош артык.
  • Арсланны хәйлә тота.
  • Иренсәң — ялкауланырсың.
  • Итнең майлысы яхшы, сүзнең — үткене.
  • Алдыңда мактый, артыңда таплый.
  • Төзәп атмасаң — туры тимәссең.
  • Очкын очса янгын була, яңгыр яуса су баса.
  • Ялкаулыктан — азыну, комсызлыктан — караклык.
  • Күченгәч дөя кирәкми, су кичкәч көймә артык.
  • Тирәк үзәктән чери, балык баштан бозыла.
  • Карт ат юлдан язмыйча атлый.
  • Үлән мәңге яшел булмый, ә вакыт туктап тормый.
  • Чакма мамыгы кабынса, янгын булмыйча калмый.
  • Байлыгыңны җирдән ал, акылга халыктан өйрән.
  • Ялкауның сылтавы күп, ялагайның сүзе күп.
  • Чишмәнең суы салкын, саранның күзе салкын.
  • Аргамакның авызы бәйле, мактанчыкныкы — ачык.
  • Кеше үлә, батырлык үлми.