Wq/tt/Туфан Миңнуллин

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин (1935 - 2012) - күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

А edit

  •  

Авылда яшәүнең үз законнары бар.

  •  

Акыллылар ахмак кубызына биегән илдә буза куба.

В edit

  •  

«Ватан» төшенчәсе абстркт була алмый. Шуңа күрә, ул сүзне язганда, конкрет бер җирлекне, конкрет бер төбәкне күз алдында китерергә тиешсең.

К edit

  •  

Кол булырга теләүчеләр барында, колбиләүчеләр һәрвакыт булачак.

  •  

Көрәш корбансыз гына булмый. Әмма ләкин гел корбаннардан гына торган көрәшнең мәгънәсе бар микән?

  •  

Куркаклар гына хәйлә эзли.

  •  

Куркаклардан батырлар тумый.

  •  

Кыйналучы бәндә кол булган кебек, аны кыйнаучысы да кол.

С edit

  •  

Спортның кайбер төрләрендә егылырга өйрәтәләр. Егыла белеп егылырга. Әгәр дә җайсыз туры килеп егылырга туры килсә, син егыла белергә тиешсең. Белсәң, егылганнан соң имгәнмисең, яңадан торып китәсең дә яңада ярышка кушыласың. Тормышта да шулай. Җиңелә белеп җиңелсәң, тормыш сине юл кырыена болгып ыргытса да, үлмичә, имгәнмичә торып китәсең, янәдән көрәшә башлыйсың. Җиңелә белмәсәң – бетәсең.