Тел - төшенчәле эчтәлекне тәртипләнгән яңгыраш (язылыш) белән туры китерүче билгеле система
Өзекләр
edit- Бәс, ни килсә башка, бел: телдин килер,
- Адәмичә нә ки кыйлса, тел кылыр. - Мөхәммәдьяр
Сүз ул - гәүһәр, аның кадерен белсәң, | |
— Мәҗлиси |
Бу дөньяда сүзем калыр, үзем - юк. | |
— Мәҗлиси |
Тәмле тел - халык җаны | |
— Мәҗит Гафури |
Мәкальләр
edit- Анам биргән туган тел,
- Атам биргән корал тел.
- Алтыда белгән ана телең
- Бит күрке күз,
- Тел күрке сүз.
- Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
- Иң ачы нәрсә дә — тел.
- Әдәп башы — тел.
- Әйткәннән тел калмас.
- Иле барның теле бар.
- Иң татлы тел — туган тел,
- Анаң сөйләп торган тел.
- Инсафлының теле саф.
- Кеше күрке йөз;
- Йөзнең күрке — күз,
- Уйның күрке — тел,
- Телнең күрке — сүз.
- Оста барда кулың тый,
- Белгән барда телең тый.
- Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
- Татлы тел тәхет били.
- Татлы тел тимер капканы ачар.
- Тел — ананың теләге,
- Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
- Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
- Тел белмәгән теленнән абыныр.
- Дәрья төбендә мәрҗән бар.
- Белгәннәр чумып алыр,
- Белмәгән коры калыр.
- Телең белән узма,
- Белем белән уз.
- Телең белән фикер йөртмә,
- Уең белән фикер йөрт.
- Телеңне тезгендә тот,
- Этеңне чылбырда тот!
- Телне каләм саклый.
- Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
- Теле пычракның күңеле пычрак.
- Теле татлының дусы күп.
- Теле чибәрнең үзе чибәр.
- Теле юкны тигәнәк талар.
- Тел күңелнең көзгесе.
- Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
- Телләр белгән — илләр белгән.
- Тылмач үз җавабын үзе табар.
- Телне тешләп өзеп булмый,
- Сөйләми дә түзеп булмый.
- Тел өчен теш төбенә утырталар.
- Тел ташны эретә.
- Тәмле дә тел,
- Тәмсез дә тел.