Wq/tt/Таҗик мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Таҗик мәкальләре

Таҗиклар - Урта Азиядә таралган халык.

  • Пычрактан качам диеп сазлыкка барып баткан.
  • Баласыз ана — җимешсез агач.
  • Йорты юк зат — һәр җирдә ят.
  • Берәүләр кәбаб кыздыра, берәүләр төтен йота.
  • Чыпчыклардан курыксаң — кырыңа тары чәчмә.
  • Чебен хәтле дошманны да фил зурлыгы дип сана.
  • Кояш карамаган өйгә докторлар йөри башлый.
  • Бөек кешеләр китмиләр, бары киләләр генә.
  • Калка төбендәге суның кадерен күпләр белми.
  • Төлкенең явыз дошманы — төлкенең үз койрыгы.
  • Әйбернең яңасы, дусның искесе яхшы.
  • Син аңа кул бирәсең, ул беләктән эләктерә.
  • Агач үзәктән чери.
  • Керем — агым су, чыгым — тегермән.
  • Беренче таш сыек ятса, стена авыш була.
  • Әгәр инде фил икәнсең, мәче белән булашма.
  • Акылы, сукырга күз нигә.
  • Комсызга кабер дә кысан.
  • Җирне агым су боза, ә кешене — яман сүз.
  • Һәркемгә кием тексә дә, энә үзе гел шәрә.
  • Төлке ауларга барсаң да, аюга дип корал ал.
  • Майлы кулын һәр кеше үз итәгенә сөртә.
  • Аксап атлаган аяк ташка күбрәк бәрелә.
  • Кирәкле таш авыр булмый.
  • Бер үк ут юешне дә,корыны да яндыра.
  • Ялгызга — ишәк тә туган, тозы юкка — таш та тоз.
  • Дөягә атланган килеш һичкем печән чабалмый.
  • Кәкре бармак майга бата алмый.
  • Эре акча вакны ашый.
  • Тавыкны тик бер ашыйсың, йомырканы — күп тапкыр.
  • Боз белән язып кояшка элгән.
  • Тегермән тычкансыз булмый.
  • Кырмыскага чык суы да — диңгез.
  • Кеше башына сугып чикләвек вату җиңел.
  • Аты булгач җирсез калган, җире булгач аты үлгән.
  • Арада «борын булмаса, күзләр дә чукышыр иде.
  • Кем сөйли диеп түгел, нәрсә сөйли дип тыңла.
  • Хәлвә-хәлвә диеп кенә авызга татлы тәм керми.
  • Юлга чыксаң — яхшы юлдашың, йорт салганда — яхшы күршең булсын.
  • Кеше бавына ышанып тирән чокырга төшмә.
  • Балта югында утын ял итә.
  • Бишек җыры җырлаучы үзе йоклап утырмый.
  • Баз казучыны баз көтә.
  • Атланган атыннан төшкән, аягы — өзәнгедә.
  • Су тутырып чишмә ясап булмый.
  • Күзле ике куллап ашый дип уйлый икән сукыр.
  • Пилмәннең асылы — ит.
  • Сукыр кеше яшергәнне күзле дә таба алмый.
  • Чәчәк янында чәчәк бул, чәнечке янында — чәнечке.
  • Агач селеккәндә ботак калтырый.
  • Авыр ташны ташкын да агызып китә алмый.
  • Дошманыңны җиңим дисәң — дусларыңнан аерылма.
  • Ватаны булмаган кеше — бакчасы юк сандугач.
  • Чәчәктән дә назлы кеше таштан каты булала.
  • Әрнү кичермәгәнгә әрнүеңне аңлатма.
  • Яңа кувшинга салган су салкынрак була диләр.
  • Ярсымаска теләсәң — борының очын чемет.
  • Ялган сүзнең гомере кыска.
  • Картлар йөрәген гыйлем яшәртә.
  • Су күргәч кенә чишен.
  • Су өстендә тамчы күренми.
  • Агач тамыры суга тисә, җимеш булмыйча калмый.
  • Дусның иң ачы сүзе дә дошман мактавыннан артык.
  • Үз гаебеңне үзең әйтү — дошманның авызын яба.
  • Тәҗрибәсе юк галим — бал җыймаучы бал корты.
  • Ялгыз гомер — яшь тирәк: озын була, тиз сына.
  • Дус киңәше белән тексәң — киемең кысан булмас.
Википедия логотибы
Википедия логотибы