Wq/tt/Сәламәтлек

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Сәламәтлек

Сәламәтлек -

Мәкальләр edit

  • Байлык бер айлык, саулык-гомерлек.
  • Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала.
  • Саф һава-тәнгә дәва.
  • Саулыкны сатып алып булмый.
  • Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
  • Сау кешегә көн дә бәйрәм.
  • Арулыгым-байлыгым, тазалыгым- саулыгым.
  • Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык.
  • Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
  • Матурлык- сәламәтлек билгесе.
  • Чирнең тиюе тиз, китүе озак.
  • Байлыкның башы-тазалык.
  • Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү.
  • Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.
  • Авыруга алтын карават та ярдәм итми.
  • Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.
  • Таза булсаң, таш та ярып була.
  • Баш сау булмаса, , мал күзгә күренми.
  • Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
  • Саулык- зур байлык.
  • Сәламәт тәндә-сәламәт акыл