Wq > tt > Саха мәкальләре
Википедия логотибы
- Агымга каршы йөзү дә белем алудан җиңел.
- Ай булып та яктыра бел, кояш булып та балкы.
- Акча исәп ярата.
- Акылы чамалы кеше күзсез-колаксыз була.
- Аның кояшы рюмка эченнән чыга.
- Арыган атка йөгән дә – йөк.
- Ат булса, ияр табыла.
- Ачның хәлен тук белми.
- Ачык күңелле кешенең дус-ишләре күп була.
- Ашлаган җирне бөртек ярата, яхшы кешене халык ярата.
- Ашыксаң – соңга каласың.
- Ашың булса, аяк арымый.
- Аяк барын җир сизми.
- Әзер ашка тамак табыла.
- Әйткән сүзең көмеш булса, әйтмәгән сүзең алтын.
- Байлар утлы түшәктә йоклый.
- Балта эзен пычкы эзеннән аера алмый.
- Балык тирәнгә омтыла, кошлар биеккә оча.
- Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.
- Баткан кояш чыкмый калмый.
- Бәхет артта барганда, бәхетсезлек җәяү йөри.
- Бәхетсезлек юлдан атлый, бәла тезгенле була.
- Бер беребезгә тигезбез – пычкы тешләре кебек.
- Бер генә кеше икәнсең, өч күләгәң булмасын.
- Бер кадаклык эш эшләп, бер пот түләү алмакчы.
- Бер сөзелгән сыерны гел сөзәләр.
- Бер сүз – татлы сүз була, күп сүз – күңел болгата.
- Бер төлке дә үз койрыгын үзе пычратмый.
- Бер черек бәрәңге йөз бәрәңге черетә.
- Берәмләп җыйган җиләктән чиләк тула.
- Беткәнне сосып алып, өзелгәнне ялгап булмый.
- Биргән кул тала, алган кул арымый.
- Борын астындагын күрми, тау башындагын күрә.
- Ботарлыйсы сарыгын бүре алдан чамалый.
- Ботка бирә, маен жәлли.
- Бөркет баласы – бөркет, карга баласы – карга.
- Буш бугазның авызы – тимерче күреге күк.
- Булдыксыз җепкә урала, ялкауга энә авыр.
- Бүреләр боланнар белән бер көтүдә йөрмиләр.
- Диңгез ярында йөргәннең аяклары чылана.
- Дөя хәтле кара уй кирәкми, чебен хәтле якты уй кирәк.
- Елга өсте – дулкынлы, ә тормыш – сикәлтәле.
- Җирне кояш яктырта, ә кешеләрне – белем.
- Җирнең барлык калкулыгын берәү тигезли алмый.
- Ир кыюлык белән җиңә, ә хатын-кыз – яратып.
- Иртә торган кош томшыгын сөртә, соңга калган кош күзләрен уа.
- Йомшак ирекле колын бөтен көтүне имә.
- Йомычка агымга каршы йөзә алмый.
- Каз артыннан куып китеп үрдәктән колак каккан.
- Казый башы – ябалак башы: бөтен якка борыла.
- Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.
- Кайгы кызыл камчылы.
- Кайгы тунына ябышып, газап итәген тоткан.
- Картның киңәшен тыңла, яшьнең дуслыгын ярат.
- Кешегә бурыч бирсәң, башмак төбен тишелер.
- Кешенекен кызганмасаң – үзеңнеке югалыр.
- Кил дисәң китә, кит дисәң килә.
- Кисәр алдыннан үлчә, эшләр алдыннан уйла.
- Койма аша сикерсәң, тәбәнәк төштән сикер.
- Колынга карап бозау ботарлый.
- Кошның аласы тышта, ә кешенеке – эчтә.
- Көзен көлә, язын ялына.
- Көткән чакта көн озын, ә көнләшсәң, төн озын.
- Көче аз зат күп сөйли.
- Кул кыймылдаса, авыз ачыла.
- Кулым көче – зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.
- Кунакка сый-хөрмәт куймау аны тиргәү белән бер.
- Куркак күп тапкыр үлә.
- Куркакка һәркем хуҗа.
- Куян кырда, балык суда көчле.
- Күк – муеннан, диңгез – тубыктан.
- Күккә карап төкермә – үз күзеңә эләгер.
- Күккә менсәң – күк биек, җиргә иңсәң – җир каты.
- Күләгәгә кул бирмиләр.
- Күп сүзнең хатасы күп.
- Кызыл комнан бау ишмә.
- Кыйнау белән назлауны бер итеп күрә.
- Кылыч үз кыныннан үзе төшми.
- Кычытмаса кашыма, кирәкмәсә сорама.
- Машина майсыз эшләми.
- Мөгезгә – мөгез, тешкә – теш, тоякка – тояк.
- Намус бурычка бирелми.
- Начар кешенең эзләре кара.
- Озын буй белән су үлчәп булмый.
- Сабан туенда борынын өшеткән.
- Суга сугып, бака куркыта.
- Сыерның сөте – азыкта.
- Ташлап киткән ындыргың чокырлары күмелми.
- Теле авызына, аягы юлга сыймый.
- Теле баллы, күңеле карлы.
- Тәңкә тәңкәгә тартыла.
- Төпсез су булмый, очсыз юл булмый.
- Тычканның да үз сукмагы була.
- Тутыккан тимер эштә ялтырар.
- Уйсу җирне су басканда калкулыкка менәсең.
- Уңганның уң кулы – киек, ә сул-кулы – саф алтын.
- Уңмаган ашка утырса, тез сөяге кимерер.
- Үз күзләрен генә карап, үз иренен генә ялый.
- Үзе ашаган савытны эт кенә пычрата.
- Хаклык кояштан да якты.
- Хатыны күзсез икәнен өч ел яшәгәч белгән.
- Һәр аланның үз исеме, һәр илнең үз даны бар.
- Черек агач утта янмый.
- Чуанның да тамыры була.
- Чуртан авызына кулыңны тыкма.
- Чуртан үлсә теше кала, кеше үлсә эше кала.
- Чын алтынга пычрак йокмый.
- Чын бәхет мәхәббәттә, байлык – күз буяу гына.
- Эт өргәнне җил очыра.
- Этнең бар ышанганы – үзенең үткен теше.
- Эшең запаска калмасын, ашың запаска калсын.
- Юеш каеш өзелми.
- «Юк»ны бер сүз белдерә.
- Юлда суны саклап тот, киткәндә – утын калдыр.
- Юлдан язганны карга чукыса, илдән бизгәнне чебен дә тешли.
- Яңгырсыз күк кояшлы, саран хатын ачык йөзле була.
- Ярата белгән йөрәк сизгер һәм зирәк була.
- Яхшы дусны тиз табып булмый.
- Яхшы сүз тезгенле дә, иярле дә була.
- Яхшы үгез бер тарта, яхшы кеше бер әйтә.
- Яхшы холык – сынмас канат.
- Яшел чакта мактанма, уңышына карарбыз.
- «Якут мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре./төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.