Wq/tt/Разил Вәлиев

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Разил Вәлиев

Разил Вәлиев – атаклы татар шагыйре, язучысы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

А edit

  •  

Авылда һәр малайның үзенә генә аерым, үзенә генә хас бала чагы булмый. Авылда – бөтен малайларга, кызларга уртак бер балачак. Бер инеш, бер урман, бер күк, бер җир...

Б edit

  •  

Бик азга гына да гаҗәпләнә белергә тиеш кеше. Шунсыз дөньяның бер кызыгы да юк бит. Һәрнәрсәгә гадәти әйбер дип карасаң, туып торуыңнан ни мәгънә?

Е edit

  •  

Ерак юлга чыгам дип, өйдәге бөтен ризыкны биштәргә тутырмыйлар бит инде. Юлга чыксаң, юлда тап.

К edit

  •  

Кешенең “ирек”, “азатлык” төшенчәләре бик якныча нәрсә икән. Әгәр дә синең якын кешеләрең бар икән, димәк, син беркайчан да ирекле була алмыйсың. Кеше меңләгән күренмәс җепләр белән туганнарына, дус-ишләренә, якыннарына, туган ягына, яши торган җиренә бәйләнгән. Шуңа күрә ул үзенең кылган эшләрендә, яшәү рәвешендә берничек тә ирекле була алмый. Чөнки аның йөзләгән кеше алдында йөзләгән бурычы, һәркемгә карата мөнәсәбәте бар. Димәк, адәм баласы тормышта түгел, ә бары тик үзенең уйларында, хыялында, рухи дөньясында гына үзен күпмедер дәрәҗәдә ирекле һәм азат итеп тоя ала.

  •  

Күктәге йолдызларның безгә файдасы бармы? Ләкин алар кирәк, күңел ачу өчен кирәк. Дөньяның чиксез икәнен, үзеңнең бик бәләкәй генә бер бөҗәк икәнеңне белү өчен кирәк.

С edit

  •  

Сандугач, көз җилләре исә башлауга, җылы якка китә. Җәй җиткәч, тагын бу якка кайта. Шулай җылыдан-җылыга очып, кышны күрмичә гомер кичерә ул. Шуңа күрә матур сайрый, дөньяның гүзәллегенә соклана. Ә мескен чыпчыклар, песнәкләр, тукраннар туган җир, туган ил дип ябышып ята. Сандугачка караганда, туган якның чыпчыгы кадерлерәк миңа.

Т edit

  •  

Тавык кетәген алтынга төрсәң дә, тавык кетәге булып кала.

  •  

Тирес арасыннан алтын эзлисезме?

  •  

Туган илеңне, туган телеңне, туган җиреңне тартып алудан да зуррак җәза юктыр инде ул?!

Ч edit

  •  

Читлектә яшәргә өйрәнгән арысланга ирек зыянлы гына ул. Яши алмый ул иректә, һәлак була. Читлеккә кергәнсең икән, үзеңне шул читлектә ирекле хис итәргә өйрән.

  •  

Читтә тапкан бәхет – бер атналык тәхет кенә ул: бүген бар, иртәгә юк. Туган җирдә тамыр җибәрергә тиеш кеше.