Wq/tt/Нәбирә Гыйматдинова

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Нәбирә Гыйматдинова

Нәбирә Гыйматдинова - атаклы татар язучысы.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

  •  

Читлеккә ябып асралган кош, күпме генә тәрбия кылсаң да, ирек сагына.

  •  

Эчкә җыелган сер агуга әйләнә.

  •  

Адәм баласы аяк астындагы бозны ватмыйча, кәйләсе белән Җир шарындагы дәү бозга кизәнә, ә бит ул әүвәл үзе басып торган нәни шугалакка таеп егылачак.

  •  

Саплаган җеп энә артыннан иярә дә иярә инде ул.

  •  

Арысланнар йокласа, урманда эт-бүреләр хаким.

  •  

Эченә төямәсәң, буш капчык та ава.

  •  

Энәләреңне тырпайтма, тәнгә кадалмасын.

  •  

Тәмле сөякне этләргә ташламыйлар.

  •  

Коры чиләктән су агызмыйлар.