Wq/tt/Нурулла Гариф

< Wq | tt
Wq > tt > Нурулла Гариф

Нурулла Гариф - атаклы татар язучысы һәм тарихчысы, мөгаллим.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр

edit
  •  

Аларның якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып калды.

  •  

Авыл таркалды, диләр аннан күченеп китүчеләр.

  •  

Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньга булган карашын да тоныкландыра.

  •  

Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша.

  •  

Без бүгенге көндә кешенең кешелеклелеге этнең кичәге этлек эшләгәненә дә тормаган заманда яшибез.

  •  

Бер күршем гомер буе эчте, беркемгә зыяны тимәде, икенчесе бай яшәде, бер файдасы булмады... Кайсы күршем яхшырак булгандыр... Аңламадым.

  •  

Бу дөньяда, бар кешегә дә ошар, файдалы һәм яхшы атлы булу өчен, кимендә икейөзле, ялганчы һәм имансыз булу мәслихәттер.

  •  

Гомер буе хакимиятне мактап, мактау кәгазьләре, дәрәҗәләр алса да, кешечә яшәү өчен, фатирлы була алмады.

  •  

Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса, кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.

  •  

Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.

  •  

Дөнья малына алданып юкка чыга күпләр...

  •  

Дөньясына ачулы булмаса да, үчле булмады.

  •  

Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына, нәселеңне саклап калып булмый ул.

  •  

Исерек яки тәмәке тартучы кәләпүшле кешедән күңел кайта. Күңел кайткач, кеше үлә.

  •  

Кеше күңеле яртылаш нәфестән тора. Аз гына ялтыравык, күңеленә ошаш нәрсә күрдеме, яшенә дә карамастан бу җитмәслек сикерә.

  •  

Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә, шундый бул.

  •  

Кешеләр, эреләнгән саен, вакчыллана баралар.

  •  

Кешенең нәфесе үзе яшәгән Галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере, бәлкем, шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.

  •  

Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.

  •  

Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.

  •  

Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре – аракы, наркомания, фахишәлек.

  •  

Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.

  •  

Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар.

  •  

Рәсәйдә бер кешенең үлем кайгысын йөз мең кеше үтерүдән дә кайгылырак итеп күрсәтә беләләр.

  •  

Таш атканга аш атма, таш та атма...

  •  

Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүчеләрдән нәрсә көтәргә?

  •  

Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиен дә тормый.

  •  

Утыз ел укып, кадак та кагарга өйрәнмәде.

  •  

Халык вагайды, диләр, үзләрен эре тотучылар.

  •  

Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.

  •  

Чылбырга бәйләп куйсаң, бүре дә эт хәлендә кала. Ә иркенлектә йөрүче бер этнең дә бүре булганы юк әле. Хәер, монысы турында бәхәсләшергә дә була, кем арбасына утырасың бит.

  •  

Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар.