Wq/tt/Нияз Акмал

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Нияз Акмал

Нияз Акмал (1954 - 2007) - атаклы татар язучысы һәм шагыйре.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

  •  

Тарихны дөрес өйрәнмичә торып, иҗтимагый фәннәрне дөрес юнәлештә алып бару, дөрес юнәлештә үстерү мөмкин түгел.

КҮПТӘН ИНДЕ...
(Нияз Акмал шигыре)
Күптән инде үксеп елаган юк,
күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар нәрсә булды,
нәрсә булды миңа — белгән юк.
Күптән инде, кочакларны жәеп,
җылы яңгырларга кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
күптән инде айны күргән юк.
Урамнарда күптән адашкан юк,
давылларда күптән торган юк.
Күптән инде, күптән сайраган юк,
күптән инде яфрак ярган юк.
Коткарыгыз, мине коткарыгыз,
тик бер генә көнгә булса да.
Сез аңларга тиеш минем хәлне,
сезнең дә бит хәлләр шул чама...