Wq/tt/Мәкальләр

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Мәкальләр

Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.

Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә.

Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.

Агай-эне тартышы - туй бүләге ертышы.

Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк.

Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.

Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.

Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.

Азыклы ат арымас.

Аккан су юлын табар.

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.

Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар.

Акыллының уендагы акылсызның телендә.

Ак эт бәласе - кара эткә.

Ала каргадан алачагың булсын.

Алдагысын Алла белә.

Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.

Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.

Алладан курыкмаганнан курык.

Алма агачыннан ерак төшми.

Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь)

Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя)

Алтыдагы - алтмышта.

Алтын - таш, алабута - аш.

Ана күңеле балада, бала күңеле - далада.

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.

Ана суккан җир тамугта янмас.

Аптыраган үрдәк арты белән чума ди.

Аракы - шайтан сидеге.

Арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит.

Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. (арбау - тылсым)

Ардаксыз кайда да артык. (ардак - кадер)

Ардаксызның аркасы туза.

Арык кеше - алчак, базык кеше - басымчак.

Асылынсаң асыл агачка асылын.

Ат азгыны тайга иярә.

Аталы бала - ардаклы бала.

Аталы бала аркалы, инәле бала иркәле.

Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак - башбаштак)

Ата баласы хата булмас. (атадан бик аермалы булмас)

Атадан күргән ук юнган (инәдән күргән бук юган).

Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге.

Атай малы - Катай малы. (Катай - сугышта кулга төшергән бик зур байлыкларын кәеф-сафага туздырып бетергән борынгы ыру) / Русчалатып "Атай малы - катай!" дип тә әйтәләр.

Ата йорты саламдыр - салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр - кабык булса да тамугтыр.

Ата малы - атналык.

Ат аунаган җирдә төк кала.

Ата - җизнә, ана - казна.

Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.

Ат кешнәшеп, әдәм сөйләшеп таныша.

Ат күрке - ял, егет күрке - мал.

Аттан ала да туа, кола да туа.

Атым юк аранда - кайгым юк буранда.

Ат яхшысы - арканда, начарлары - тарханда.

Ахмакның улы булганчы, акыллының колы бул.

Ач тамагым - тыныч колагым. / Ялгыз башым - тыныч колагым. Ач хәлен тук белмәс.

Ачның ачуы яман.

Ашаган белми, тураган белә.

Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.

Ашаган малда өмет бар.

Ашап туймаганны, ялап туймассың.

Ашау эшне калдырмый.

Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш.

Ашлаган җир аш бирер.

Ашыккан - ашка пешкән.

Аю “аппагым”, керпе “йомшагым” дип әйтә ди (баласына). Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.

Аңламый сөйләгән авырмый үләр.

Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер.

Байның эше фәрман белән, ярлыныкы моң-зар белән.

Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.

Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.

Бала - бавыр ите.

Бала баласы балдан татлы.

Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.

Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.

Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират)

Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.

Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы)

Бал “бал” дисәң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә.

Балык башыннан чери.

Барлы булсаң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә.

Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй.

Батырга да ял кирәк.

Батыр ярасыз булмый.

Батыр яуда сынала.

Батыр үлеме - марҗадан.

Баш исән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр)

Башка килгән телдән килә.

Башлаган эш - беткән эш. (Ташлаган эш - үткән эш.)

Башыңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы - мәчет ишек төбендә башмак алып торучы)

Без капчыкта ятмый.

Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.

Белмәгәннең беләге авыртмый.

Белмәү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп.

Бер бала - мең бәлә.

Берегүдә - бәрәкәт, аерылуда - һәлакәт.

Бер елга куян тиресе дә чыдый.

Бер елны тартай, бер елны бүдәнә симерә.

Бер казанга ике тәкә башы сыймый.

Бер картлыкта - бер яшьлектә.

Бер кискән ипи кире ябышмый.

Бер кичкә - кер мичкә.

Бер рәхмәт мең бәләдән коткара.

Бер тамакны туйдырмаган ике кул корысын.

Бер тарыдан ботка пешми.

Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый.

Бер әйт - берәгәйле әйт.

Берәү өчен берәү - баганага терәү.

Берәү үлми берәү көн күрми.

Беренче коймак төерле була.

Беткәнне бетерү - савап.

Беткә үч итеп тунны утка якмыйлар

Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.

Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.

Бишектәге бишкә төрләнә.

Брат братның көтү көткәненә рад.

Букка тимә, сасысы чыгар.

Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.

Булырдайның бугыннан билгеле.

Бурдан кала, уттан калмый.

Бурның бүреге яна.

Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Г.Тукайдан)

Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр. (бидәү - бала тапмый торган)

Бәхетле чучканың борын очында бук булыр ди.

Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.

Бүре баласын үзе карасын.

Бүредән курыккан урманга бармас.

Вәгъдә - иман.

Гаеп мулла кызында да була.

Диндә - иман үрнәк, көндә - Иван үрнәк.

Дус башка, дошман аякка карар.

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.

Дусын дус - исәбем дөрес.

Дөнья куласа - әйләнә дә бер баса.

Дөрес сүзгә җавап юк. / Туры сүзгә җавап юк.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Дүрт аяклы ат та абына.

Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Егетлек кадерен карт белер.

Егет сүзе бер булыр.

Егет әйтер - кыз булсын, кызлар әйтер - үз булсын.

Еламаган балага ими каптырмыйлар.

Елан чаккан җептән куркыр.

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.

Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.

Ерактагы кояш җылырак.

Запас эчне тишми.

Зыянчы песинең күзе елтырый.

Иелгән башны кылыч кисми.

Ике яхшы дошман булышмас.

Икәү белгәнне ил белә.

Ил авызына иләк каплап булмый.

Илгәзәк бозау ике сыер имә.

Илдә чыпчык үлми.

Ил төкерсә, күл булыр.

Илчегә үлем юк.

Имгәк аяк астында.

Ир - баш, хатын - муен.

Ир бирмәк - җан бирмәк.

Ир-егетнең эчендә җигүле атлар ятыр.

Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.

Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын.

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.

Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.

Ир уңган булса, хатын елдам була.

Исереккә диңгез тубыктан.

Искегә тисәң, исең китәр.

Иске яңаны саклый.

Исәндә сыйламаган үлгәндә еламый.

Исәр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс.

Ит изгелек - көт явызлык.

Ит күрмәгәнгә үпкә тансык.

Итәктән төшкәч - җитәккә. (баланың мәшәкате үсә төшү белән бетми)

Ишле байгыш байны басар. (байгыш - мескен)

Иясе ыжламый самавыры чыжламый.

Йомшак агачны корт баса.

Йөзгә карап йөз ояла. (бай кырында юмарт кылануга карата)

Йөзем суы эчкән - йөз суын түккән.

Йөргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә - кыска камчы)

Йөргән таш шомара, тик яткан таш мүкләнә.

Калган эшкә кар ява.

Каләм изгегә тартыр.

Капкан саен калҗа булмый.

Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү - ялку, өнәмәү)

Кар астыннан карга бугы да табылмый.

Кара халык - кара сарык.

Карама беләкккә - кара йөрәккә.

Карап карарбыз, дигән ди бер сукыр.

Карга каргага "йөзең кара" дигән ди.

Карга каркылдап кына кар яумый.

Карга күзен карга чукымый.

Картлык - шатлык түгел.

Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Кемнең кулында - шуның авызында.

Кем эшләми - шул ашамый.

Керереңнән алда чыгарыңны уйла.

Керәшеннең акылы - керәле дә чыгалы.

Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар.

Кешегә баз казыма - үзең төшәрсең.

Кешегә калган көнең - караңгы төнең.

Кешегә ышанма, бозга таянма.

Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.

Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.

Кеше сүзе кеше үтерә. / Кешенең бер сүзе кеше үтерә.

Кеше тычты - күтем кызды.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.

Киенә белми киенгән - оят җире күренгән.

Китап - белем чишмәсе.

Киткән кыздан пумала курка. (алып китәр дип)

Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман. (кайта - кабат)

Киңәшле эш таркалмас.

Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.

Корал эшләр, ир мактаныр.

Коры кашык авыз ерта.

Кул кулны юа, кул битне юа.

Кунак - хуҗаның ишәге. (хуҗа ни әйтсә шул)

Кунак ашы - кара-каршы.

Кунак булсаң, тыйнак бул. (килә белсәң китә бел)

Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.

Курыкканга куш күренә.

Курыкканны эт абалый.

Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә - юл өстендә.

Кыз, кымыз, кубыз - шайтанга өч кулавыз. (кулавыз - арадашчы)

Кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән.

Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.

Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.

Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында.

Кыскалыкта - осталык.

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.

Кәҗә дә мал, баҗа да туган. (яисә: Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел.)

Кәҗәсе түгел - мәзәге кыйбат.

Көзге катык, көмеш кашык - кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык - улым белән киленемә.

Көлке көлә килә - артыннан куа килә.

Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.

Көнче көн күрмәс.

Көчек булсаң да кечек булма.

Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.

Көчленеке закон.

Көчле яман түгел - үчле яман.

Күздән ерак - күңелдән ерак.

Күз курка - кул йолка.

Күл болганыр - бер тонар, ил болганыр - бер тынар.

Күп йөрегән ни белер? Күп укыган - шул белер.

Күп кызлы йортта су булмас.

Күп сүз бозау имезә, күткә таяк тигезә. / Күп сүз - юк сүз.

Күпкә китсә бал да ачы.

Күпне белсәң, тиз картаерсың.

Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.

Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.

Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый.

Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә.

Күрше ашы - күңел хушы.

Күрше хакы - Алла хакы.

Күршенең тавыгы да күркә булып күренә.

Күршенең теле шеште - бәләсе безгә төште.

Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге.

Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.

Майда туның калдырма.

Майламасаң таба купмый.

Май чүлмәге тышыннан билгеле.

Мактанчыкның арты ачык.

Мал да ашаган җиренә кайта.

Мал иясенә охшар.

Малың булса - көтүче, җөнең булса - тетүче табылыр.

Машина җитә әдәм башына.

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

Морҗаң кыек булса да төтене туры чыксын.

Мулласы нинди - мәхәлләсе шундый.

Мулла янында мулла бул, юрга янында юрга бул.

Мулла әйткәнне кыл, кылганны кылма.

Нечкә билле эшкә җилле.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Ният иткән - морадына җиткән.

Нужа калач ашата. (ягъни нужа күрми калач ашамыйсың) / Нужа печән ашата. (ягъни шул хәлгә дә җиткерә)

Олы йортка ни кирәк - кечесенә шул кирәк.

Олы кеше - солы төше.

Оста барда кулыңны тый, чәчән барда телеңне тый.

Очкыннан ялкын кабына.

Оясында ни булса, очкынында шул булыр.

Пешкәнче көтсәң, төшкәнче дә көт. (яки: Пешкәнче көткән - төшкәнче көтмәгән)

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Сабыр иткән - морадына җиткән.

Сабыр төбе сары алтын.

Сакал агармый акыл керми.

Сакланганны саклармын, дигән ходай.

Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар.

Санаулы көн тиз үтә.

Сантыйга акыл кирәкми.

Саулык - иң зур байлык / Саулыгым - байлыгым.

Сереңне ачма дустыңа - дустың сөйләр дустына.

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала?

Солсыз сапка сылтар.

Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.

Сукырның теләгәне - ике күз.

Сукыр тавыкка бар да бодай.

Сыер дуласа аттан яман.

Сыерның сөте - телендә.

Сыйлаганда су эч.

Сыйламага сыең булмаса, сыйпамага телең булсын.

Сыйлы кунак - сыенда, сые беткәч - өендә.

Сыйлы көнең - сыер.

Сәбәпсез яфрак та селкенми.

Сөзгәк сыерга ходай мөгез бирми.

Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

Сөйләшә белмәгән авыздан тыча белгән күт яхшы.

Сөймәгәнгә сөйкәлмә.

Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын.

Сүтек ертыктан көлгән ди.

Тавык төшенә тары керә, ашамаса - тагы керә.

Тазның тазы бетсә дә, табы бетми.

Таз таранганчы туй таралыр.

Тамак тамугка кертә.

Тамугка күнеккән оҗмахка чыдамас.

Тамчы тама-тама таш тишә.

Тартай теленнән табар.

Татар акылы төштән соң.

Татар бар җирдә хәтәр бар.

Татарга тылмач кирәкми.

Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)

Тау белән тау гына очрашмый.

Ташның олысын дус ташлый.

Таяк ике башлы.

Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк.

Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.

Терсәкне тешләп булмый.

Тиле тиккә кызыгыр.

Тиле “тиле” дигән саен тигәнәк буе сикерә.

Тимерне кызуында сук.

Тимер тоткан тилмермәс.

Тишекле таш җирдә ятмас. (ир табылыр)

Тозсызны күзсез дә сизә.

Тормыш ул - яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек.

Тотылмаган - бур түгел.

Туган җирдән туйган җир яхшы.

Туйга барсаң туеп бар.

Туйда тукмак та бии.

Туй үпкәсез булмый.

Турысын әйткән - туганына ярамаган.

Туры сүзгә җавап юк.

Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Тычканга - үлем, песигә - көлке.

Тәбәнәк агач ботакка бетәр.

Тәвәккәл таш яра.

Төлкенеке төнлә торган ди... (вакытсыз эш кузгатуга карата)

Уенга алданып туемнан калма. (туем - ашау, туклану)

Уеннан уймак чыга.

Уеңны уйдырып әйт.

Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да.

Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.

Укыган кеше - чукынган кеше.

Уку - энә белән кое казу.

Улым, сиңа әйтәм - киленем, син тыңла.

Унга бар - уңганчы бар.

Урау булса да юл яхшы (шадра булса да кыз яхшы).

Уртак малны эт җыймас. (җыймас - ашамас).

Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала.

Урысның “уже” дигәне - утыз көн.

Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.

Утсыз төтен булмый.

Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы.

Хаклык сөйгәнне халык сөймәс. [басым соңгы сүздә]

Халык әйтсә хак әйтер.

Харам килгән әрәм китәр.

Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә.

Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска.

Хатыны юкның якыны юк.

Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Хисаплының малы исәпле.

Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.

Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр.

Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.

Хәерчегә җил каршы.

Хәерченең акчасы әтәч булып кычкыра.

Хәйләсез дөнья файдасыз.

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.

Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.

Чебен дулап тәрәзә ватмый.

Чиләгенә күрә капкачы.

Чирен яшергән - үлгән, бурычын яшергән - бөлгән.

Чир китә - гадәт кала.

Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.

Читне макта - илеңдә тор. (Шәһәрне макта - авылда тор.)

Чыбыкны пеше чакта бөгәләр.

Чыкмаган җанда өмет бар.

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.

Чүбек чәйнәп май чыкмас.

Ырдыкныкы - шырдыкка. (җиңел килгән малны юк-барга туздыру тур.)

Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.

Эт авызыннан сөяк алып булмый. ("Алырсың, эт авызыннан сөяк!")

Эт котырса, төнгә табан.

Эт күңеле - бер сөяк.

Эт оясында көчле.

Этсез куян тотып булмый.

Эт симерсә иясен тешли.

Эт талашмый кавышмый.

Эт тапса - аеры ашар, егет тапса - бергә ашар.

Эт чаба дип бет чаба.

Эт - эткә, эт - койрыкка.

Эт этлеген итәр.

Эт эченә сары май килешми.

Эт өрер - бүре йөрер.

Эше барның ашы бар.

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен.

Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)

Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.

Эшчәнгә эш язган.

Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.

Юаштан юан чыга.

Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит.

Юл азабы - гүр газабы.

Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Юлдан алда юлчы, өйдән алда күрше белеш.

Юлчыга янчык та авыр.

Юләр белән тапма да, өләшмә дә.

Юләр "җиңдем" диер, акыллы "юл куйдым" диер.

Юрганыңа күрә аягыңны сузасың.

Ябага тайны хурлама - язга чыкса ат булыр.

Язгы көн ел туйдыра.

Язмыштан узмыш юк.

Ялагай ялап туеныр.

Ялгыз башка кайда да бер - таң ата да кич була.

Ялгыз башым - тыныч колагым. / Ач тамагым - тыныч колагым.

Ялгыз кеше - ялсыз кеше.

Яман кыздан яу бизәр. (яу - яучылар, димчеләр.)

Яманнан ярты кашык (аш кала ди тәлинкә төбендә).

Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир.

Яратуга тарыма, тарысаң арыма.

Ярлы башым - әрле башым.

Ярлы бурлыкка чыкса, ай болыттан чыга.

Ярлы кешенең акчасын яман товар бетерә.

Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр.

Ятып калганчы, атып кал.

Ят ярлыкамый, үз үтерми.

Яудан соң батыр күбәя.

Яшең җитмеш - эшең бетмеш.

Яхшы башын иңкәйтер, яман артын туңкайтыр.

Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр

Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык - ир кешенең эшедер.

Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы.

Яшең җитсә кырыкка, артың китә шырыкка.

Яңагының алына карама - атасының малына кара.

Яңа себерке шәп себерә.

Яңгыр - бай йөрәген яндыр.

Яңгыр яуса - ялкауга ял.

Әйткән сүз - аткан ук.

Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз.

Әләк төбе - һәлак.

Әҗәлдән дару юк.

Өе биек - өйрәсе сыек.

Өеңдәген күршедән сора.

Өй дәрте - дию дәрте.

Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә.

Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы. (чутлау - стенаны юнып тигезләү)

Өй эчендә ничәүсең - бер-береңә мичәүсең.

Өлеше барның өмете бар.

Өләшчегә - өч өлеш.

Өметсез - бер шайтан ди.

Өндәүле кунак мендәрле, өндәүсез кунак өнәмсез. (өндәүле(сез) - чакырулы(сыз))

Өсәккә кермәгән исәпкә керми.


Өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян.

Үги үз булмас.

Үз агасын агаламаган кеше агасын агаламас.

Үз күлмәгем үземә якын.

Үзе егылган еламас.

Үзе юкның күзе юк.

Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.

Үзеңнеке - үзәктә.

Үксез бозау асрасаң - авызың-борының май итәр; үксез бала асрасаң - авызың-борының кан итәр.

Үлгән артыннан үлеп булмый.

Үлгән сыер сөтле була.

Үлгәч тә өч көнлек эш кала.

Үләттән калсаң да [калган булсаң да] рәттән калма.

Үлә яткан арысланның бер сарыклык көче бар.

Үпкән-кочкан - җилгә очкан. (яшьлек мавыгулары тур.)

Үткән эшкә - салават. / Үткән эштән төш яхшы.

Җан биргәнгә юнь биргән.

Җан җәннәт тели - гөнаһ җибәрми.

Җан тартмаса, кан тарта.

Җаны теләгән - җылан ите ашаган.

Җете кызыл тиз уңа.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри. (сайлап килми)

Җир астыннан юл булмас. (үлгәнче күрешеп калырга)

Җот кешегә кот кунмас. (җот - ашауга комсыз)

Җылыга җылан ияләшә.

Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый.

Җылы сүз җан эретә.

Җырның җыртыгы юк. (җырның эчтәлеге җырлаучыга кагылмый)

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.