Wq/tt/Лак мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Лак мәкальләре
  • Бүтәннәр өчен яши белмәсәң, үзең өчен дә яши алмыйсың.
  • Тирес көрәге белән аш кашыгы — берүк агачтан.
  • Зур авылда — зур акыл.
  • Күз куркак, кул кыю.
  • Тормыш — тозлы су кебек: эчкән саен сусый ггөшәсең.
  • Көлгә ут калмас, үткән кире кайтмас.
  • Ялганның бер аягы ут, икенчесе — балавыз.
  • Ир холкын хатын урлый.
  • Атны җилле көндә ал, сарыкны явымда сайла.
  • Аюга ата белми, күсегә тидерәм ди.
  • Суын эчкән чишмәгә таш ташламыйлар.
  • Аһ-ваһ килеп ут эзли, ә лампасы кулында.
  • Дошман аякка карый, ә дус йөзгә.
  • Бер кешегә каршы чыккан ике кеше — бер гаскәр.
  • Кунаксыз өй — бәхетсез өй.
  • Акырып кына эш чыкса — ишәк тә йорт салыр вде.
  • Ике кеше — тау кузгата, өчәү булсалар — тау күчә.
  • Ялгыз атлый алмасаң, җилкәңә атланыймчы.
  • Еланның койрыгын түгел, башын өзәләр.
  • Күп мактасаң — кизәк тә бии диләр.
  • Хыялдан пылау пешми — дөге белән май кирәк.
  • Абзарга күпме керсә, шул хәтле чыга.
  • Башак янына башак — эре бер көлтә була.
  • Бүтән ерткыч тотканны арслан ашамый.
  • Яфрак коела, агач яши.
  • Бүре сарык асрамый.
  • Бакчасын сораштырма, йөземен сыпыра бир.
  • Сынган аяк я кыскара, я озыная.
  • Сыңар куллы каенанага — ике кулсыз килен туры килде.
  • Кичә яуган яңгырдан бүген бурка кимиләр.
  • Үз илем — туган анам, ә чит ил — үги ана.
  • Кыя ишелгән чакта тузан чыкмыйча калмый.
  • Саескан уйлый — мин лачын дип, ә ботка әйтә — мин пылау дип.
  • Казандагы хәлләрне чүмеч бик яхшы белә.
  • Куркак югалтыр, батыр табар.
  • Көрәге юкның бакчасы булмас.
  • Дустың янына еш йөрмәсәң — юлыңны үлән басар.
  • Яхшы итеп әйткән сүз кылычны кыныга кертә.