- Сукыр үгез җигеп җир сөрсәң — буразнаң кәкре булыр.
- Балык яратасың икән — суга чыланудан курыкма.
- Сыер сауганда — сөте түгелгән, җиң ямаганда — тунын яндырган.
- Үгезен тыңлаталмагач — төртәсен кыйный икән.
- Ат эзен колын таптый.
- Эткә кәвеш тегеп бирсәң — ул аны кимерәчәк.
- Карганың бер күзе чүплектә, икенчесе — аучыда.
- Бер таш — стена түгел.
- Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
- Күз күрмәгәнне — йөрәк яратмас.