Wq/tt/Коми мәкальләре

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Коми мәкальләре

Комилар - Русия халкы.

Мәкальләр edit

  • Нык бәйләгән себеркене сындыруы бик кыен.
  • Ташпулатта торулардан тату тору яхшырак.
  • Кешегә таш ыргытсаң — үз маңгаеңа тияр.
  • Суда йөзгән һәр нәрсә балыктыр дип уйлама.
  • Җәйләр көздән соң килми.
  • Үзе яхшыга кеше дә яхшы.
  • Койрык үстергәнсең икән — үзең өстерәп йөре.
  • Яхшы атның бәясе төшми.
  • Яхшы түбәле өйдә әйбер яхшы саклана.
  • Елга кичкәч судан курыкма.
  • Болганган су да тона.
  • Хәленнән килсә, кешене чуан итеп сытар иде.
  • Тел көрәк түгел, тәмсез аш кирәк түгел.
  • Төтен белән гаугадан бау ишү мөмкин түгел.
  • Эре балык тирәндә йөзә.
  • Арзан балыкның шулпасы сыек.
  • Озак кигән эшләпә башка тап-таман була.
  • Ялкауга йокы җитмәс.
  • Кесәсе бушның сүзен поп та, мулла да ишетми.
  • Суга таш тотып төшмиләр.
  • Кеше мичендә пешерсәң ипиең өче булыр.
  • Кеше юкәсен өзсәң — каеш илтеп бирерсең.
  • Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.
  • Кеше әвенендәге көлтәләрне санама.
  • Ике җәй рәттән килми.
  • Җил кайсы яктан иссә, яңгыр шул яктан килер.
  • Тыныч су чүпле була.
  • Еракта яткан печәннән якындагы салам артык.
  • Сыердан май саумыйлар.
  • Артка ташласаң — алдыңа төшәр.
  • Йомшак сүз әйтеп бәйләсәң — сынган сөяк тә ялгана.
  • Ташкан елганы туктатып булмый.
  • Арык атка камыт тиз тия.
  • Аюдан курыксаң, төп тә өркетә.
  • Бер бөртек йоны булса да — тун булсын.
  • Бергәләрнең боткасы куе.
  • Бер саңгырау поп өчен чаңны кат-кат сукмыйлар.
  • Синең белән сөйләшү кычытканга утырып тору кебек.
  • Кара эткә ак йон үсми.
  • Сагызлы утын ягып та хаклыкны яндырып булмый.
  • Яраткан эш арытмый.
  • Төпсез мичкәне тутырып булмый.
  • Дегетченең арбасы шыгырдый торган була.
  • Акыллыны аю да тыңлый.
  • Көймәгә дигән тактадан ишкәк тә ясап була.
  • Яшь казлар алдан очмыйлар.
  • Песнәк тырнакларыннан сары май сыгып булмый.
  • Эшләп алган бер тиен — бушлай килгән сумнан артык.
  • Сыерны да иярләп була.
  • Киң юл тупикка илтмәс.
  • Бер җәнлек тә сумкага үзе сикереп керми.
  • Балта сабыннан пычак сабын һәрвакыт эшләп була.