Камил Кәримов - язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүлеге лауреаты.
ӨзекләрEdit
БEdit
Беребезнең дә гамь казаны буш түгел. |
ЕEdit
Елганы кинәт туктатсаң – ярларны яргалый. Чабыш атын кинәт туктатсаң – йөрәге ярыла. |
ЙEdit
Йөрелмәгән юлның кадере юк! |
КEdit
Кеше тудыруның бер генә дөрес ысулы бар... Ә җан кыю – миллион төрле. |
Көрәшмисең икән – тәнеңдә җаның бар килеш яшәүдән туктыйсың! |
ПEdit
Пешкән җиләк белән тозлы кыярны бер савытка салмыйлар. |
ТEdit
Тай дигәнең, атка ияреп йөргәндә генә, кирәксә – кирәкмәгәнгә сикерә, әгәр арбага җигелсә, атка әйләнә икән ул... |
Туган авылыңнан бер китсәң, торган авыллар күбәя икән... |
ҮEdit
Үз авылыңның матурлыгын күрмичә яшисең икән ул. |
Үпкәләү, - дөреслекне күзгә бәреп әйткәндә, җиңелү дигән сүз ул, җиңел җиңелү ... |
ХEdit
Хатларның сирәклеге – язарга иренүдән түгел, ә яңалыклар җитмәүдән. |