Зиннур Мансуров - татар шагыйре.
Өзекләр edit
Б edit
Бөтен җирдә дә үтә чисталык хөкем сөрсә, киләсе заман археологлары өчен бернинди табыш калмас. |
И edit
Иелгән башта таҗ тормас. |
Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә. |
К edit
Каешны ныграк будырткан дәүләт гәүдә зифалыгын түгел, ә билнең җиңелрәк бөгелергә тиешлеген күз алдында тота. |
С edit
Салкын сугышлардан сәясәтчеләр җылына. |
Ү edit
Үзенең халкын буыннан-буынга үчеккәндәй эзәрлекләп килгән хакимият йодрыгы белән күз яшьләрен сөртүче сабыйдан да шикләнә. |
Ч edit
Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кылларын ясап булмый. |
Һ edit
Һавадан кош моңы иңсә дә, |