Джонатан Свифт - атаклы инглиз-ирланд язучы-сатирик, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе.
Өзекләр
edit- Бик азлар гына бүгенге көн белән яши. Күпчелек соңрак яшәргә җыена.
- Дөньяда чын гений туганны барлык ахмакларның аңа каршы көрәшкә берләшүеннән белергә була.
- Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз.
- Китап – акыл баласы.
- Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит.
- Ялагайлык – ахмаклар ризыгы, ләкин күпме акыллы кешеләр вакыт-вакыт шушы ризыкны чемченергә әзер.