Wq/tt/Гариф Ахунов

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Гариф Ахунов

Гариф Ахунов (тулы исеме Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов, 1925 елның 18 сентябре — 2000 елның 4 июне) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

  •  

Адәм баласы бит дөнья йөзенә җир өчен, җирне буш яткырмас өчен туа. Үзенә язган кадәр гомер кичереп, үзенә язган кадәр кайгы-шатлыгын алып, җир өстен яшәртеп һәм матурлап китеп бара.

  •  

Дөнья шулай яратылган: берәүләрнең баш түбәсеннән ашкан бәхете икенче берәүләрнең гомерлек бәхетсезлеге булып тоела...

  •  

Куркаклык ул – үзеңнән олы түрәнең ялгышын ялгыш дип әйтергә йөрәгең җитмәүдә генә түгел, үз намусыңа үзең үз каршы килеп яшәүдә.

  •  

Тормышның үз законнары бар. Алар синең хисләрең белән исәпләшмиләр.

  •  

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.