Галимҗан Гыйльманов - атаклы татар язучысы.
Өзекләр
editИ
editИң ярлы кеше – туган җирсез кеше. |
К
editКайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: “Алла безгә биргән рухны нык сагына”, - дигән. Әйбәт, изге җанлы, күркәм рухлы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә катына бик иртә китеп баруы шуның белән аңлатыла булса кирәк. Яман ниятле явыз бәндәләрдә рух бик тиз тузып-таушалып бетә икән – ни гаҗәп! Андыйлар гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә озак яшиләр. Туган җир белән дә шулай. Изге җанлы, саф рухлы балаларын туган җир һәрвакыт сагынып яши, үзенә чакырып, ымсындырып тора. |
Т
editТуган җир читкә киткән саен матурая, кеше, киресенчә, якынрак килгән саен матурая, шуңа күрә туган җирнең гүзәллеген читкәрәк китеп кара, кешенең гүзәллеген якынрак килеп кара. |
Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала. |
Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! |
Туган туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый. |