Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы — 1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
Өзекләр
editТуган тел хакында
editИ туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Туган ил
edit- Кем ки туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.
Милләт
editАзмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! |
Иман
edit- Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән...
Шигърият һәм сәнгать
edit- Күңелемдә көн һаман аяз - һаман да яз:
- Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
- Театр яктылыкка, нурга илтә,
- Кире юлга җибәрми, уңга илтә.