Wq/tt/Бенджамин Франклин

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Бенджамин Франклин

Бенджамин Франклин (1706 – 1790) – америкалы галим һәм сәясәтче.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

  •  

Бу дөньяда үлемнән һәм салымнардан гына качып булмый.

  •  

Олы җанлы кешенең, дусларын үпкәләтмәс өчен, берничә кимчелеге булырга тиеш.

  •  

Туйга кадәр күзеңне киң ачып тот, ә туйдан соң кысып йөр.

  •  

Кем тиз эчә, шул озак түли.

  •  

Кирәкмәгәнне сатып алган кеше соңрак кирәклесен сата.

  •  

Акча барысын да эшли ала, дигән кеше акча өчен барысын да эшләргә мөмкин.

  •  

Туйдырып бетергән кунактан котылу ысулы – аңа бурычка акча биреп тору.

  •  

Акланырлык сәбәпләр табу остасы башка өлкәдә оста булмас.

  •  

Бер күченү өч янгынга тигез.

  •  

Өчәү серне бик яхшы саклар, әгәр икесе кабердә булса.

  •  

Балаларыңны дәшмәскә өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнер.

  •  

Яки без бергә булабыз, я безне дар агачларында аерым-аерым асалар. — 1776 елның 4 июлендә Бәйсезлек Декларациясенә кул куйганда

Аның хакында edit

  •  

Ул күкләрдән яшенне һәм тираннардан скипетрны урлады.

  — Анн Робер Тюрго