Wq > tt > Белорус мәкальләре
- Фән белүгә ни җитә — фән безне көчле итә.
- Халыкның үз власте чын бәхеткә юл ачты.
- Алдан чабучы — алдынгы түгел, күпне иярткән кеше алдынгы.
- Дошманга хушбуй сөртсәң дә дегет исе аңкытыр.
- Ат белән уйнаган бүре тешен учына җыяр.
- Бозавы үлгәч, бавы кирәкми.
- Көтүдә бүре барында әт ашатып тормыйлар.
- Ашы бик тәмле иде дә, савыт төбе күренде.
- Сукырны сукыр йөртми.
- Бер йөрәкнең ялкыны җирне яндыра алмый.
- Биргән булып кылана, кулыннан ычкындырмый.
- Мае барында мәче дә коймак пешерә ала.
- Тарткан атны күбрәк куалар.
- Ике кул белән ала, бирер кулы буш түгел.
- Ят җирләр җилсез киптерә.
- Туган яклар чишмәсеннән тәмле сулы чишмә юк.
- Чит җирдә кеше күзе дә йодрык булып күренә.
- Бер кисәү мичтә дә янмый, икәү — кырда да сүнми.
- Бергә күтәрсәң — йөк җиңел була.
- Бал кортлары умартада ялгыз-ялгыз тормыйлар.
- Ябалакка бөркет юлдаш түгел.
- Курайчыга курайчы бушлай гына көй уйный.
- Тартырга теләмәгәч — нигә камыт кияргә?
- Аяк — аякка терәк, кул юарга кул кирәк.
- Чакырмый килгән кунакка хуҗа кашык тапмаган.
- Тәңкә түгәрәк була, шуңа күрә тәгәри.
- Җиргә бирсәң — җир дә бирер.
- Сабанчы тирләгән төштә уракчы биеп йөрер.
- Чәчәге булса — балы да була.
- Көн өйдән куа, төн өйгә куа.
- Комнан көтмә, оннан көт.
- Җиде мичнең ипиен бер тырышлык ашата. ?
- Җир — безнең тәлинкә ул: ни салсак, шуны алабыз.
- Җиргә көл сибәр өчен дә яхшы көн сайлау кирәк.
- Кабыза белсәң — кар да яна, белмәсәң — май да янмый.
- Җәйге кояшта тирләсәң — кыпгкы суык калты-» ратмас.
- Тик үзен үзе сөйгәнне бер кеше дә яратмас.
- Җәй кышка, кыш җәйгә эшли.
- Ак бодайны кара кыр бирә.
- Иртә тормасаң — эшең үрчемәс.
- Җилендә сөт әчеми. Төтене куе, шулпасы сыек.
- Атын тоткан көчле түгел, үзен тота белгән көчле.
- Минем олау янына да кәҗә киләчәк әле.
- Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.
- Әтием алды димә, әтием бирде диген.
- Әче булса да аша — үз куагың җимеше.
- Үз балаң яраласа — яраң төзәлмәс булыр.
- Күз яше белән юынып, йодрык белән бит сөртә.
- Тиң парымны эзли-эзли җиде пар итек тузды.
- Агачына күрә чөе, биюенә күрә көе.
- Иске мичтә ут яхшырак яна.
- Күз ерак күрә, акыл арырак карый.
- Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты.
- Тиле башка буйсынганчы, акыллы аякны тыңла.
- Тукымаган — билбау түгел, укымаган — кеше түгел.
- Азагы булмаган сүз — койрыксыз алаша ул.
- Башта тыңларга өйрән, аннары сөйли башла.
- Дөреслек — сумала кебек, ялган — коры су гына.
- Беркемнең дә авызын төймәләп куеп булмый.
- Багана — казык түгел, туры сүз — язык түгел.
- Сөйкемсез сүз әйткәнче, телеңне төкереп ташла. Күз барында — якты көн, асул барында — тәмле аш.
- Тыныч су да (ишкәк сындыра.
- Шимбә җомгадан алда килми.
- Алмагачтан — алсу алма, чыршыдан — кипкән күркә.
- Башламый торып, бетереп булмый.
- Кәкре аяк күп басса — туры такта кыйшая.
- Сукырдан юл салдырма.
- Үтмәс балтаны үткен тел кайрый алмый.
- Шәрә башка чал керми.
- Бүреккә салып ут ташымыйлар.
- Шаулы елга яр ишә.
- Үз табаныннан биеккә кем дә сикерә алмый.
- Берәү — әрҗә турында, берәү — кәҗә турында.
- Үскәч сыйлыйлар, җиккәч кыйныйлар.
- Стенага борчак ябышмый.
- Саф чишмәгә илткән юл һәрвакыт такыр була.
- Койрык калтырый калса, баш дәшми башлый.
- Морҗа арчып йөрүчегә бөтен нәрсә дә чиста.
- Атны тагарак эзләми, ат тагаракка килә.
- Таза алмагачта да черек алма булгалый.
- Янгынын көтмә, очкынын сүндер.
- Кәҗә базарга йөрми, аны алып баралар.
- Келәткә керсә, чүлмәктән чыгар.
- Егылсаң да, яхшы аттан егыл.
- Артка ташлаган нәрсәне алдан табып аласың.
- Һәр тегермән суны үзенә коя.
- Күзен азрак кыскан кеше күбрәк нәрсәне күрә.
- Азлап капкан җиңел йотыла.
- Каты агачка каты чөй кирәк.
- Хырылдаган һәр кеше йоклыйдыр дип уйлама.
- Судагы — балык түгел, күлдәге балык — балык.
- Авызга су кергәч кенә йөзәргә өйрәнмиләр.
- Яфракка карап алма санама.
- Иелгән агачны җил ега алмый.
- Кош тотыйм дисәң, читлек әзерлә.
- Хәтта кычытканга да кырау тияр чак килә.
- Чәчәге булмаса, җимешен көтмә.
- Томан җыеп алынмый, чык чиләккә салынмый.
- Итен ашаган кеше сөяген дә кимерсен.
- Ялкау атка чыбык – тансык аш.
- Ыңгырашкан һәр кешене сырхаудыр дип уйлама.
- Этләр белен пешерми — камырлата ашыйлар.
- Йокларга ятса — аруны белми.
- Сарыкны кырыккан чакта тәкә дер-дер калтырый.
- Буш амбар биге булма.
- Пешекчеләр күп җирдә ашарга ризык булмый.
- Бер тиле төен төйнәсә, ун акыллы чишәлми.
- Үзе кыйный, үзе: «Рәхмәт әйт!» ди.
- Ашаганы жәл түгел, калганын бик кызгана.
- Йөгерә-йөгерә йокы туйдыра.
- Итекне кулына тоткан, ә аягын таш тырный.
- Бик биектә очучы бик түбән төшеп кунар.
- Яхшы этне бәйдә тоталар.
- Тектем-сүттем, тездем-боздым — бөтенесе тел белән. -
- Мүге белән бергә сазын ташый.
- Чыпчык диеп әйткән идем, торна дип арттырганнар.
- Тукранны кем таныр иде, борыны озын Тулмаса.
- Үзе алдакчы кеше беркемгә дә ышанмый.
- Кеше акылын урлаучы — ахмакның да ахмагы.
- Үзе йөрәккә елыша, күзе кесәгә карый;
- Берәүдән алып бүтәнгә биреп бурыч бетерә.
- Кеше маңгаена чиртмә, үз маңгаең авыртыр.
- Җәен симергән сыер салкын кышны оныта.
- Бәрән булып кыланма, бүре ашар үзеңне.
- Аңа бал-май сөртәләр, ул сасы ис чыгара.
- Аяктан үбеп, йөрәктән тешли.
- Ак җеп белән кара ямау сала.
- Мыштым дуңгыз җирне тирән казый.
- Мин әле ат җикмәгән, ә ул инде олауда.
- Йортың янганда килеп кул җылытып утырыр.
- Ярый әле дуңгызга ходай мөгез бирмәгән.
- Берсе дәшми, берсе тыңлый.
- Бияне бүре ашаган, ә куянга сылтыйлар.
- Урманга ашыкма, кәҗә: барча бүре синеке!
- Елга аша кичмәде, ә киемен киптерә.
- Ашый-ашый эче күбеп зур өстәлне аударган.
- Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. - Казан, 1978.