Белем - кешенең аңлы эшчәнлегенең бер формасы һәм системалаштырылган нәтиҗәсе.
Татар мәкальләре
edit- Акча, мал бер көнлек; гыйлем, һөнәр гомерлек.
- Акча тарат, белем җый.
- Акылга нур биргән – уку.
- Акылы телсез надан телледән артык.
- Акыл – тузмас кием, гыйлем – кипмәс кое.
- Алтын хәзинәсе белем хәзинәсе белән бер түгел.
- Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше бай булмый.
- Байлык – боза язган, гыйлем – ташка язган.
- Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер.
- Башыңда белемең булмаса, аягыңа авырлык.
- Белгән белеменә ышаныр, белмәгән – беләгенә.
- Белгән бер кылдан да аңлар, белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.
- Белгәнгә бер сүз җитәр, белмәгәнгә бер сүз дә бушка китәр.
- Белгән мең бәладән котылган.
- Белем байлыктан кыйммәт.
- Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
- Белем бәхетле итә.
- Белем беләккә көч бирә.
- Белем белен ашата.
- Белемдә – бәхет, белемсезгә дөнья – ләхет.
- Белеме бар меңне егар.
- Белемледән акыл чыгар.
- Белем – кешенең очар канаты.
- Белемле кеше югалмас.
- Белем малдан кадерле.
- Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.
- Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.
- Белемнең тамыры ачы, җимеше татлы.
- Белемнең чиге юк.
- Белемсез бер эш тә чыкмый.
- Белемсезгә эш юк, эшсезгә аш юк.
- Белем тузмый.
- Бер савыт та күләменнән артыкны сыйдырмый, гыйлем савыты гына күпме салсаң да киңәя бара.
- Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.
- Галим кадерен галим белер, надан кадерен беркем белмәс.
- Галим кеше үлсә дә терек, надан тере йөрсә дә үлек.
- Галим уйлар, надан ышаныр.
- Галим үзе үләр, сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.
- Гөмбә яңгырдан үсәр, кеше – белемнән.
- Гыйлем акча белән табылмый, тырышлык белән табыла.
- Гыйлем байлыктан яхшырак.
- Гыйлем белән тотынган югалмас.
- Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
- Гыйлемлек – нур, наданлык – хур.
- Гыйлемнеэң гомере озын.
- Гыйлемнең кадере искерми дә, бетми дә.
- Гыйлемнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы.
- Гыйлем – урланмый торган хәзинә.
- Гыйлем үз иясенә дус, мал үз иясенә дошман.
- Дөнья – йозак, ачкычы – белем.
- Дөнья яктыра көн белән, адәм – белем белән.
- Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем ал.
- Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.
- Иң бай кеше – галим кеше.
- Йөзне ак иткән дә – уку, сүзе хак иткән дә –уку.
- Кешелеккә кигән кием матур, кешедә күренгән белем матур.
- Кием – тәннең, гыйлем – күңелнең зиннәте.
- Кимчелекне уку җиңә.
- Китап – бакча, андагы язулар – шул бкчаның гөлләре.
- Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
- Китап – кешенең дусты.
- Комсызлык – һәр җирдә гаеп, белемгә кмосызлык гаеп түгел.
- Кояш чыка – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара.
- Кул кыла алмаганны белем кыла.
- Кулында китап булганның башында гыйлем бар.
- Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.
- Күп йөргәннән сорама, күп белгәннән сора.
- Күп укыган күп белер.
- Күп яшәгән белмәс, күп укыган белер.
- Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.
- Мал бае бөләр, гыйлем бае бөлмәс.
- Малны шайтан алыр, гыйлемлелек мәңге акалыр.
- Мәктәп – белем йорты.
- Надан өметенә, галим гамәленә таяныр.
- Остазның нәтиҗәсе шәкертендә.
- Патша – үз илендә генә патша, галим һәркайда галим.
- Син карышмасаң, гыйлем карышмый.
- Тән азыгы – икмәк, җан азыгы – китап.
- Тән рәхәте – сәламәтлек, җан рәхәте – гыйлем.
- Тирәнлек – диңгездә, зирәклек – гыйлемдә.
- Тормыш блы – мәктәптән.
- Уку кешене күзле итә.
- Укыган белмсә, укыганын кхңеленә тукыган белер.
- Укыганга – якты, укымаганга – караңгы.
- Укыган җиде кат җир астындагысын күрә, укымаган җир өстендәгесен дә күрми.
- Укыган ил узар, укымаган ил тузар.
- Укыган кылычтан май тамызыр, укымаган майны су дип тамызыр.
- Укыган уңар, укымаган туңар.
- Укымаган үлмәс, укымаган көн күрмәс.
- Укыдым димә, белдем диген.
- Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
- Укымыйча белем юк, белемсез көнең юк.
- Укысаң – белерсең, укымасаң – бөләрсең.
- Укысаң – узарсың, укымасаң – тузарсың.
- Эшләгәннең – кулыннан, укыганның теленнән билгеле.
- Эшнең иң ләззәтлесе – гыйлем эстәү.
- Язу белгән ур булмый.
- Яшьлектә укыган – ташка язган, картлыкта укыган – бозга язган.