Wq/tt/Аяз Гыйләҗев

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Аяз Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗев (1928 елның 17 гыйнвары, Чукмарлы, Сарман районы, Татарстан - 2002 елның 13 марты) - атаклы татар язучысы һәм драматург. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

Милләт edit

  • Татарларда сөенеч тә, кайгы хәсрәт белән авыр шик-шөбһәләр дә өйгә сыймыйлар, борынгы болгар бабайлар, кара кайгы иңгәндә яки салават күпередәй балкып куаныч килгәндә, дөньяга яңа җан иясе – бәбәй туганда, тирмәдән чыкканнар да, иярсез атка сикереп менеп, җайдак җилдергәннәр, киң Идел ярына басып җырлаганнар, җир селкетеп, тыпыр-тыпыр биегәннәр, һич югында, кайгыдан бал эчкәннәр.
  • Илһам ул – үз янәшәңдәге халкыңны тою.

Дин edit

  • Дин – милләтнең таянычы. Рус мәмләкәтенең уртасында торып калган татарларны милләт буларак тел-ил берлеге генә түгел, ислам дине дә яшәткән, аларны оештырып тоткан, милли рухны саклаган.

Сүз edit

  • Сүз – сүзне, сүз күңелне җылыта.
  • Ерык авыздан кирәксез сүзләр коела торган була.
  • Сүз – пычак, яралавың мөмкин. Сүз – ефәк, ялганлавың ихтимал.
  • Сүзеңнең кадерен белергә теләсәң, телеңнең урынын бел.

Гаилә тормышы хакында edit

  • Адәм баласы, олыгайган саен, туганнарының кадерен күбрәк белә торган була.
  • Рәхәт бүлешергә иптәш бар балаларга, кайгы-хәсрәт килсә генә, ата-ана кирәк.
  • Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе – мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу – мәхәббәттән дә качу бит ул.
  • Әти кешеләр үзләре башкарып чыгара алмаганнарны да улларыннан көтәләр, могҗизага ышаналар.
  • Үзең хезмәт итү, үзең хезмәт ярату – әле бер нәрсә, үз урыныңа лаеклы бала калдыру, нур өстенә нур була.
  • Юк, килен килгән кеше, ким кеше түгел, килен ул – йортның бизәге, өмете, кояшы да.
  • Кыз биргәндә, аналар бәхетне яңача татыса, ул өйләндергәндә, аталар бәхетле борчылалар.

Гомер edit

  • Кырыкка җиткән кешенең хәлен белү өчен, үзең дә шул яшькә җитү кирәк.
  • Картлык тынычлыгы мич башы җылысыннан түгел, үз юлыңнан кадерле кеше барганын күргәндә генә килә бит!
  • Яшь чагында гомер кеше алдында ук уза да, шулай ук тиз генә китеп тә бара!
  • Картлар сүзе – тарих белән ныгытылган ачы тәҗрибә авазы.

Кеше edit

  • Тормышның гади законы бар: үз кулыннан эш килмәгән затлар кеше данының койрыгына ябышалар. Койрыкка ябышып булса да, сират күперен кичәргә, мәңгелек янында оя корырга маташалар алар.
  • Кеше бурычка кердеме, ул ихтыярсыздан синең колыңа әверелә.
  • Кеше бар чакта да ирекле булып бетә алмый.
  • Йөк алашасын чабышка чыгармыйлар.
  • Адәм баласы кирпеч калыбыннан төшкән стандарт түгел!
  • Кеше гел гаепсез булса, узган гомере турында уйлап та карамас иде.
  • Кеше дигәнең абынмый калмас, калка да чыга аның кыек эше.

Иҗат edit

  • Татарның язылмаган законнары, фәлсәфи кануннары – мәкальләре...
  • Җыр бит ул – сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр – борынгылардан калган хикмәт. Җыр ул чор киртәләрен дә үтә белә.
  • Талант күп алгарак карый белергә, башкалар күрмәгәнне бик тирәннән күреп алырга тиеш.
  • Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт.
  • Иҗат кешеләрен, гомумән, эш кешесен, өч төрле язмыш көтә, дигәннәр акыллылар. Берәүләрнең, үзләре исән чакта ук, эшләре үлә. Икенчеләренең эше дә үзе белән үлә!.. Өченчеләрнең исә, үзләре үлсә дә, эшләре кала, хезмәтләре яши, чәчәк ата.
  • Хыялның чиге юк, язучы күңеле – йөгәнсез чаптар ул.

Башка edit

  • Көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый.
  • Күп бөгелгән агач та бер шартлап сына.
  • Арык атта ерак китеп булмый.
  • Җимешнең вакытында өлгереп җитмәвенә бакчачы да гаепле.
  • Түгелергә торган чиләккә бер тамчы су җитә.
  • Кошлар сайраса, без аларны куанычка гына сайрый дип беләбез. Аның бүтәнчә чарасы юк лабаса, елавы да, көлүе дә бертөсле үк! Баласын җуйган сандугач бер чакта да карга булып каркылдый алмый инде!
  • Кием-салым, өс-баш иясенең кәефенә тиз яраша, иясенең кемлеген әллә каян кычкырып килә.
  • Муены булса, камыты табылыр.
  • Шулпасы күршедә кайнаса, ите бездә пешәр.
  • Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора – әйтеп бирерләр.
  • Тәртә арасына кергәч, чыгымчы ат та юашлана.
  • Тамак тәмугка кертә, тамак эт белән бер сукмактан йөртә.
  • Кылыч, кайсы заманда булса да, кеше башын кыйган инде ул.