Wq > tt > Ассирия мәкальләре
- Бер дагам булды, тагын өч дага белән ат кына кирәк.
- Берәүнең сакалы яна, берәү шунда шашлык кыздыра.
- Бирән ашка утырса, сукырлар табынын сайлар.
- Дошманын җиңмәгән елан үзен чагып үтерә.
- Җимешкә карап җимеш пешә.
- Законсыз да кылычсыз – дуслык патшалык итә.
- Ипиемне ашый-ашый эскәтеремне ерта.
- Ишәге шундый ук, ияре генә бүтән.
- Йөрәк утының төтене башта.
- Карт бүредән эт тә уөлә.
- Карын көрәмәс өчен өй түбәсен сүткәннәр.
- Кашын җыера башлагач – дуслары качып бетте.
- Кеше атына утырсаң, юлда бик тиз арырсың.
- Кеше итен ашаучының бугазын сөяк ерта.
- Корсагына сугалар, «Ай аркам!» дип акыра.
- Көрәгеңне биреп тор, арыгыңны ерырмын.
- Оятсызның битенә төкергәч, ул: «Ләйсән ява!» дигән.
- Өскә төкерсәм бит буяла, аска төкерсәм, сакал буяла.
- Сынган кул – муенга йөк.
- Тегермәнне су алды, син: «Улак кайда?» дисең.\
- Үгез егылса – пычак кайрыйлар.
- Үз күзендәге бүрәнәне күрми, кеше күзеннән чүп эзли.
- Үлгән малдан да дага куптара.
- Һәр үлән дә үз тамырыннан үсә
- Черек йомырка суда да батмый.
- Юләр булмаган җирдә акыллы күренмәс иде.
- Ялганы беткәч кенә дөресен сөйли
- Яңгырдан качучыга тишек түбә ватылды.
- Яшь чакта без дә чулпы чыңлаттык.
- Айсор мәкальләре һәм әйтемнәре // Алтын Хәзинә. / төз. Зәки Нури. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — бит 190.