Wq > tt > Авар мәкальләре
- Бөртек тулса — башак иелә.
- Аркаң тирләми торып, кырың суга туенмас.
- Ат алсаң — атланып сына, ошаса — ияр сатып ал.
- Үгезе барның — өсте тузанлы, ишәге юкның — биштәре авыр.
- Утар бер гомергә дә җитми, һөнәр — мәңге бетми.
- Ашый белмәү — ябыкны зарлы итә, эшли белмәү — һәркемне ярлы итә.
- Эше юкның көче юк.
- «Эшләмәгән ашамый!» дип сайрый ди кырда кошлар да.
- Әйберен күреп остасын таныйсың.
- Кичәгене аша, иртәгәгене эшлә.
- Ятып үлгән юлбарыстан йөреп үлгән эт яхшы.
- Буш хыяллар кырында тик коры кизәк ята.
- Өскә караучы — аска мәтәлә, аска караучы — нык басып тора.
- Азыклы ат картаймый.
- Мөгезен ычкындырсаң, койрыгын тоталмассың.
- Тәкәббер әтәчнең йоны бик тиз коела.
- Ат ялыдыр бу дип уйлап ишәк койрыгын тартма.
- Ташка бәрелсә дә үлә, таш тисә дә үлә ябалак.
- Үрдәк баласы су белән тумас борын таныш була.
- Арслан югында — аю да батыр.
- Ташның күзе, байның ояты юк.
- Байга яхшылык әшләү — ташка май сөртү белән бер.
- Ашаган, эчкән — безнеке, калганы — бүтәннәргә.
- Дуслар ишәйсә — дошман калтырый, ялкын көчәйсә — корыч та эри.
- Халкын яклап сүз әйткән — халыкка хезмәт итә,
- Җиңеп тынычланмаган, җиңелгәч тынычлана.
- Батыр бер үлә, куркак — мең үлә.
- Җиңүчегә — көн, җиңелгәнгә — төн.
- Кием матур итә — ат батыр итә.
- Ут кайнаррак булган саен, кул утка сузыла төшә,
- Хаҗәте бер көнлек корал гомер буе йөртелә.
- Үлгән беркет янына кара карга җыела.
- Сугыш бала тудырмый, тудырса да үтерә.
- Кыюлар — походка, куркаклар — базарга.
- Яуга — арттан, өйгә — алдан.
- Юл турында белешкәнче, юлдашың кемлеген бел.
- Кешене беләсең килсә, аның дустына кара.
- Йөрәген дошманга биреп телен сиңа бирүче — дустың була күрмәсен.
- Бүре теше тигәнне бүрегә бирү хәер.
- Бүтәннәр баесыннар, ә миңа саулык кирәк.
- Карап торсаң — балавыз, тешләп баксаң — тимердәй.
- Яхшы эш җиңми калмас, яман әш җиңә алмас.
- Чатанлаган кешенең күләгәсе дә аксый.
- Типсәң — яхшы, үпсәң — яман.
- Куркытсаң — алдый, ач тотсаң — урлый.
- Ялган — кыска койрыклы, урлау — кәкре борынлы.
- Фән белән сугармасаң, акыл чәчәк аталмый.
- Фән акылдан башлана.
- Йөргән күрә, укыган белә.
- Белем — иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та булмый аны.
- Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер.
- Кечкенәне зур итсәң — җилкәңә дәү йөк менәр.
- Үгез уласа — көтү ямен бетерә, дорфа сөйләсә — сүзнең тәмен бетерә.
- Матурлар матур түгел, җан сөйгән кеше матур.
- Йөрәге бай кешенең өй эче дә бай була.
- Алты иркәлә, хатынны макта.
- Саран хатынга юмарт ир кирәк.
- Зур кеше үлсә — өй буш кала, бала үлсә — йөрәк бушый.
- Кунагына карап ипи кис, атына карап солы сал.
- Һәр кунакның аркасында алтын пичәт эзе бар.
- Ашаганың — эшләтер, эчкәнең — аяктан егар.
- «Ашыйсыңмы?” диеп сорау — «Ашама!» дигән сүз ул.
- Иң төчесе дә — тел, иң әчесе дә — тел.
- Сүзе онытылса, кешесе истән чыга.
- Сүз сөйләшә белмәсәң, дәшми торуың яхшы.
- Авыздагы тел дә — хәзинә.
- Сүз сүз янына, ә су — күпер астына.
- Каргыштан кеше үлсә, корал кирәкмәс иде,
- Карга кайда каркылдаса, оясы шунда була.
- Юешкә кояш булса, корыга чык суы бар.
- Утлы эш утсыз эшләнми.
- Итек эченә кермәсә, ут аякны пешерми.
- Күпме мырауласаң да, син минем мәче түгел.
- Өемә юләр кергәнче, куеныма акыллы керсен.
- Күзләр ачуланышкачтын — арага борын үскән.
- Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. Казан, Татар. кит. нәшр., 1978