Wq/tt/Абхаз мәкальләре һәм әйтемнәре
Wq > tt > Абхаз мәкальләре һәм әйтемнәре
- Мөгезсез кәҗә үзен: «Мин бәрән!» дия икән.
- Мамыкка ут яшермә.
- Кунакка дигән өлештә хуҗа өлеше дә бар.
- Вакытында чәчкән — вакытында шытар.
- Ат койрыгына тотынсаң — елга аша чыгарыр, эт койрыгына ябышсаң — суга ташлап калдырыр.
- Күп җиккән арба шыгырдый башлый.
- Тилгән бар җирдә күгәрчен йөрми.
- Тәбәнәк читән үрсәң — аша чыгып йөрерләр.
- Чүлмәк тоткасын чүлмәкче кайда тели, шунда куя.
- Син кувшинга кычкырсаң, кувшин сиңа кычкырыр.
- Күршең булмаса, үзең күрше бул.
- Корган мылтыктан бер кеше курыкса, кормаганын-нан меңәүләр курка.
- Чучка чинатып сарык суйган.
- Күп кыздырсаң, таш та ярыла.
- Ничек кул чапсаң — шулай биермен.
- Кунагы барның — казаны тулы.
- Эшли белмәснең эше дә бетмәс.
- Үзенә файдасыз кеше — кешегә дә файдасыз.
- Ишәктән егылганны атка меңдермә.
- Мыраулаган мәчегә күсе-тычкан эләкми.
- Елга аша чыкканда көймәчеңне хурлама.
- Белем — кунак, акыл — хуҗа.
- Бер черек җимеш эләксә, йөз җимешне черетә.
- Бер казыктан койма корып булмый.
- Балыкны башыннан тоталар.
- Чыңламыйча чәшкә ватылмый.
- Алтын хәзинә. төз. Зәки Нури. Казан, 1973.