Wq/tt/Шәүкәт Галиев

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиев (1928 - 2011) - татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).

Википедия логотибы
Википедия логотибы

Өзекләр edit

Б edit

  •  

Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра

  •  

Батыр – батмас,
Куркак – калыкмас!

  •  

Бүтәннәр белән тарткалашып, үзең белән көрәшергә вакыт та калмый.

Җ edit

  •  

Җиңелүне күтәрә белү дә кирәк – җиңүгә әзерләнү өчен!

К edit

  •  

Кояшта яфрак матурлыгы күренә, давылда тамыр ныклыгы беленә!

  •  

Куркак булудан курку – батырлыкка бер адым.

  •  

Күңелдәге сагыну бөресе туган җирдән киткәч ачыла.

С edit

  •  

Сугышларны секундлар башлый, еллар гына бетерә.

Т edit

  •  

Туган җирдә исемсезләр дә югалмый.

  •  

Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!

Ү edit

  •  

Үзен җиңә алмаган кеше – иң көчсез кеше.

  •  

Үзең читтә чакта да, күңел туган якта яши.

Ч edit

  •  

Чит җирнең бердәнбер яхшылыгы - туган җир кадерен ныграк сиздерә.

  •  

Чыпчыкка да бер Ватан, Лачынга да бер Ватан.