Wq/tt/Хезмәт

< Wq‎ | tt
Wq > tt > Хезмәт

Хезмәт - кешенең индивид һәм җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан башкарылган аңлы, максатчан эшчәнлеге.

Өзекләр edit

Мәкальләр edit

  • Авыр эш калач ашата
  • Авыр эшне күмәк кул җиңгән.
  • Аз сөйлә, күп эшлә.
  • Эш сөйгән үкенмәс.
  • Хезмәт төбе- хәзинә.
  • Агач - җимеше белән , адәм – эше белән.
  • Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.
  • Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.
  • Кем эшләми , шул ашамый.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Күңел курка, кул эшли.
  • Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.
  • Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.
  • Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
  • Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.
  • Эш беткәч , уйнарга ярый.
  • Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
  • Эшсезләргә аш юк, белемсезгә эш юк.
  • Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
  • Калган эшкә кар ява.
  • Бергә ашаган аш – тәмлерәк , бергә башкарган эш ямьлерәк.
  • Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.
  • Башланган эш-беткән эш.

•* Эшләгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә.